«Россия үзиреклесе – 2019» бөтенроссия конкурсы бүләген җиңүчегә ил Президенты Владимир Путин тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Казанның «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе» проекты авторы Инесса Клюкина Россиядә ел волонтеры исеменә лаек булды. «Россия үзиреклесе – 2019» бөтенроссия конкурсы бүләген җиңүчегә ил Президенты Владимир Путин тапшырды. Бүләкләү тантанасы кичә Сочида 2-5 декабрьдә узган Халыкара ирекле ярдәмчеләр форумының финал көнендә узды.
Инессага 2016 елда Казанда «Э-моция» иҗат студиясен ачканы өчен судьялар югары бәя биргән. Проектның уникальлеге шунда ки, биредә инвалидлар һәм сәламәт кешеләр дә иҗат белән шөгыльләнә ала. Театраль куелышлар әзерләүгә ирекле нигездә төрле юнәлештәге педагогларны, музыкантларны, рәссамнарны, дизайнерларны, декораторларны, гримерларны һәм стилистларны җәлеп итәләр. Дүрт ел эчендә Россиянең 12 шәһәрендә оештырылган студиянең 40 спектаклен 6 меңнән артык тамашачы караган.
Инессаның студиясен булдыру идеясе очраклы гына барлыкка килмәгән. Кечкенәдән, арка мие җәрәхәтләнү сәбәпле, кыз йөри алмаган. 25 яшьтә, берничә операциядән соң, ул аякка баса. Инесса үзе сөйләвенчә, ул һәрчак иҗат белән шөгыльләнергә теләгән – актриса яки җырчы булырга хыялланган, тик тырышлыкларсыз гына хыялны тормышка ашыру мөмкин түгел. «Үз ихтыярыма ышандым, һәм бу миңа аякка басарга ярдәм итте. Әгәр минем хыялларым тормышка ашкан икән, димәк, башкаларныкы да килеп чыга дигән сүз, шулай итеп студия төзергә карар иттем. Мин кешеләргә мөмкинлекләрнең тигезлеген күрсәтергә, физик чикләүләрнең хыялларны җимерә алмавын расларга теләдем», - дип сөйләде И.Клюкина.
Кыз конкурста җиңүе турында тыйнак кына сөйли: «Бу - студиянең җиңүе, аннан башка мин үземне күз алдына да китермим».
Инессакиләчәктә дә инклюзив студияне халыкара дәрәҗәгә чыгарырга, чит илләрдә спектакльләр күрсәтергә хыяллана.
Быел «Россия үзиреклесе» конкурсына 28 меңнән артык проект җибәрелгән, аларны тормышка ашыруга 560 меңнән артык кеше җәлеп ителгән. Номинацияләр волонтерлык эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен дә үз эченә ала: иң яхшы социаль инициативаларның авторларына административ, мәгълүмати, ресурс һәм финанс ярдәме биреләчәк.