Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 11:16

«Россия ел укытучысы-2019» исемен 4 октябрьдә Мәскәүдә игълан итәчәкләр

Дәгъвачыларның берсе – Казанның 2-нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). «Россия ел укытучысы-2019» бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы җиңүчесен 4-нче октябрьдә Мәскәү Дәүләт Кремль сараенда игълан итәчәкләр. Дәгъвачыларның берсе – һөнәри ярышларның шәһәр һәм республика этаплары җиңүчесе, Казан шәһәре Мәскәү районының 2-нче лицей-интернатының биология укытучысы Наил Мирсәитов.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителгәнчә, конкурсның башлангыч семинары Мәскәүдә 1-нче июльдән 5-нче июльгә кадәр узачак. 21-нче сентябрьдә Грозный шәһәрендә оештыру-методик семинар оештырыла, ә 22-нче сентябрьдә Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабына тантаналы старт биреләчәк.

Беренче турда, 23-28 сентябрьдә, конкурсның 15 лауреаты билгеләнәчәк. Икенче тур 29-30 сентябрьдә узачак, аның нәтиҗәләре буенча 1-нче октябрьдә Грозный шәһәрендә биш призер исемен игълан итәчәкләр. Бары тик алар гына 3-нче октябрьдә Мәскәүдә үтәчәк өченче турга уза алачак. Аның нәтиҗәләре буенча казыйлар җиңүчене билгеләячәк, ә 4-нче октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсын ябу тантанасы була.

Барлык яңалыклар