В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Манижа белән бер сәхнәдә бөтен Идел буеннан җыелган халык уен коралларында уйнаучы яшьләр төркемнәре чыгыш ясаячак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь, Ксения Швецова). Инде бу ялларда, 25-нче һәм 26-нчы сентябрьдә, Казанда бу елның иң якты мәдәни вакыйгаларының берсе – Идел буе халыкларының беренче этник фестивале «Итил» узачак. «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда ике сәхнә урнаштырылачак, аларның берсендә бию һәм музыка импровизацияләре ярдәмендә теләгән һәркем үзен сынап карый алачак, ә икенчесендә фестивальнең хедлайнеры җырчы Манижа һәм бөтен Идел буеннан җыелган иң сәләтле яшьләр төркемнәре һәм башкаручылар чыгыш ясаячак. Барлык артистларны бер уртаклык берләштерә – алар үз музыкаларында халык уен коралларын кулланалар яки халык җырларын заманча итеп үзгәртәләр. Фестиваль программасында шулай ук конкурслар, мастер-класслар, шигъри баттллар һәм башкалар булачак.
«Итил» фестиваленең төп үзенчәлеге – борынгы халык традицияләрен, мәдәни үзенчәлекләрне кире кайтару һәм халык иҗатына заманча караш, дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. «Бу үзенә күрә яңа этник мәдәният. Фестивальне оештыруда Парклар һәм скверлар дирекциясе командасы катнаша – без аларга ышандык, чөнки алар яшь, креатив, бу фестивальгә үзләренең этник сәнгатькә яңа карашларын кертте», – дип өстәде ул.
Фестиваль гадәти булмаган «Итил» исемен йөртә – ул Идел елгасының тарихи төрки исеме, аның ярында үзләренең мәдәни һәм милли үзенчәлекләре булган төрле халыклар яши. «Без Идел буе, аерым алганда Татарстанда, Казанда яшәүче халыклар турында сөйләгәндә, сүз татарлар һәм руслар турында гына бармый. Бу шулай ук чуашлар, марилар, удмуртлар, башкортлар һәм башкалар, – дип аңлатып үтте Г.Сәгыйтова. – Әлеге фестиваль бу халыкларны берләштерәчәк, без аларның традицияләренә бераз башка яктан карарбыз».
Фестиваль ял көннәрендә 12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр узачак, «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда кече импровизация сәхнәсе һәм төп сәхнә куелачак, дип хәбәр итте Парклар һәм скверлар дирекциясенең арт-директоры Дарья Куракова. «Төп сәхнәдә музыкантлар, төрле шәһәрләрдән, республикалардан башкаручылар чыгыш ясаячак. Бу милли уен коралларында уйнаучы яки төрле милли телләрдә җырлар башкаручы яшь коллективлар, – диде ул. – Шунысы кызык, әгәр Татарстанда мондый милли татар коллективлары күп булса, башка республикаларда алай түгел. Без мондый башкаручыларны табу һәм аларны үзебезгә чакыру өчен шактый зур көч куйдык».
Һәр башкаручы һәм коллектив үз иҗатында халык мотивларын яңача тәкъдим итүе белән аерылып тора, дип өстәде Д.Куракова: «Яшь музыкантларның милли элементларны үзенчә файдаланулары, үз халкының мәдәниятенең кыйммәтен яңадан аңлавы һәм заманча этник рәвештә тәкъдим итүләре мөһим».
Фестивальгә килүчеләрне төп сәхнәдә профессиональ музыкантлар сөендергән арада, кече сәхнәдә һәркем үзен артист итеп тоя алачак. Биредә, Д.Куракова сүзләренчә, бию һәм музыка конкурслары, шигъри баттллар узачак, аларга барлык теләүчеләр дә кушыла алачак.
Фестивальнең яшь кунаклары өчен аерым мәйданчыкта төрле иҗади мастер-класслар үткәреләчәк. Биредә балалар биергә, киндер сумкалар бизәргә, курчакларның чәчләрен үрергә, каллиграфия һәм мозаика нигезләренә өйрәнә алачак.
«Мастер-класслар бушлай булачак, катнашучыларга кирәкле барлык материаллар биреләчәк. Дәресләр берничә тапкыр зур булмаган төркемнәр өчен (якынча 60 кеше) узачак, шуңа күрә барлык теләүчеләр үзләрен төрле юнәлешләрдә сынап карый алачак», – дип өстәде Д.Куракова.
Шулай ук фестивальгә килүчеләр махсус фотозоналарда гадәти булмаган арт-объектлар белән фотографияләргә төшә, җылытыла торган мәйданчыкларда ял итә һәм татар чәе белән җылына алачак.
Казансу акваториясенә урнаштырылачак «Җәй» инсталляциясен фестивальдән соң җәй белән символик рәвештә саубуллашып яндыру планлаштырыла.
«Без барыбызны да фестивальгә чакырабыз, без аны бик озак һәм тырышып әзерләдек. Шәһәрлеләр аны бәяләр дип ышанабыз. Уңай кайтавазлар күп булса, киләсе елда без аны җәй көне тагын да масштаблырак итеп уздырачакбыз», – дип, үз планнары белән бүлеште Г.Сәгыйтова.
Фестиваль барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылачак: килүчеләрнең температурасын үлчәячәкләр, төрле мәйданчыкларда кулларны эшкәртү өчен санитайзерлар урнаштырачаклар, ә тамашачылар сәхнә янында күпләп җыелса, аларга битлекләр кияргә киңәш итәчәкләр.
«Итил» фестиваленең җентекле программасы белән KZN.RU порталы материалында танышырга була.