KZN.RU порталы шәһәрдә 2018 елның 30-нчы августыннан башлап нинди объектлар ачылганын һәм яңартылганын искә төшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алсу Сафина). 30-нчы августта Казанда Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм иттеләр. KZN.RU порталы соңгы елда Татарстан башкаласында нинди объектлар ачылуын, ремонтлануын һәм төзекләндерелүен искә төшерде.
1. «Дубравная» метро станциясе
Бер ел элек, 30-нчы августта, Казанда күптән көтелгән унберенче «Дубравная» метро станциясе ачылды. Ул беренче линияне тәмамлады һәм Казан метрополитенының икенче линиясенә күчеп утыру урыны булып тора.
«Дубравная» станциясе алдынгы технологияләр кулланып төзелгән, аерым алганда, биредә йөзләрне тану функциясе булган видеокүзәтү системасы урнаштырылган. Станция лифтлар һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен авыш күтәрткечләр белән җиһазландырылган. Станция составында - Зорге урамындагы ике җир асты юлы.
«Җиңү Проспекты» метро станциясеннән «Дубравная» метро станциясенә кадәр линия участогын төзүгә республика бюджетыннан 5,2 млрд.сум бүлеп бирелгән. Әлеге станцияне тапшырганнан соң метрополитен линиясенең эксплуатация озынлыгы 18,2 чакрымга кадәр артты.
2. Фучик урамы буенча урнашкан бульвар
Узган елның сентябрь ахырында Казанның Совет районының Фучик урамында яңартылган бульвар ачылды. Торшерлар формасындагы урам фонарьлары һәм өй диваннарын хәтерләтә торган эскәмияләр ташландык хәлдә булган бульварда уңайлы кунак бүлмәсе атмосферасы тудырдылар. Аны йорт диварларындагы чәчәкләр һәм балконнардагы мәче, кош сурәтләре тулыландырды.
Торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары арасында урнашкан 700 метрлы бульварда балалар мәйданчыгы, амфитеатрлар, пергола, кече архитектура формалары, эскәмияләр урнаштырылды. Биредә киң җәяүлеләр юллары төзекләндерелде, фонарьлар, таганнар куелды һәм агачлар утыртылды. Йортларда яшәүчеләр һәм мәктәп укучылары үтенече буенча җәмәгать пространствосы ачык матур төсләргә күмелде.
3. Бертуган Батталовлар урамы буенча урнашкан юл
«Урман шәһәрчеге», «М-14» микрорайоннарында, Медгородок бистәсендә яшәүчеләр өчен шатлыклы вакыйга булды - октябрь аена Бертуган Батталовлар урамы буенча, Оренбург трактыннан алып Белые Росы урамына кадәр булган участоктагы юлда капиталь ремонт төгәлләнде.
Яктыртылмый торган һәм тротуарлары булмаган, җәяүлеләр һәм автомобильчеләр өчен куркыныч тудырган 2 полосалы юл бөтен таләпләргә тулысынча җавап бирә торган дүрт полосалы киң проспектка әверелде. Шулай итеп, юлның ике ягында да киң тротуарлар, светодиодлы яктырткычлар белән тышкы яктыртуның яңа челтәрләре, светофорлар барлыкка килде. Автобус хәрәкәте схемасы 3 тукталышка озайтылган, павильоннар белән тукталыш мәйданчыклары куелган.
Бертуган Баталовлар урамы буенча урнашкан бу участокта юл эшләренә 397 млн сум акча бүлеп бирелгән.
4. Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янында парковка һәм тукталыш
Узган ел ахырында Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы территорияне төзекләндерү тәмамланды. Туристлар арасында иң популярлар исемлегендә булган әлеге объектка көн саен 50-100-дән алып 1-2 меңгә кадәр кеше йөри. Татарстан Президенты ярдәме белән гыйбадәтханә янында 20-ләп машина һәм 6 туристлык автобусы сыешлы парковка һәм «Переправа» җәмәгать транспорты тукталышын төзекләндерделәр.
Әлеге участокта эш барышында юлларны парковкага керү мөмкинлеге белән транспорт агымнары бүлештеләр, светофорлар урнаштырдылар, җәяүлеләр кичү урыннарын, тротуарларны һәм урамны яктыртуны оештырдылар. Моннан тыш, «Иске Аракчино» тимер юл станциясенә кадәр тротуарлар төзекләндерелде.
5. Яңартылган сквер һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы авышлык
2018 елда «ТАИФ» ачык акционерлык җәмгыяте хәйрия эшчәнлеге кысаларында «Казан» милли-мәдәни үзәге янындагы сквер һәм Фукс скверына якын урнашкан авышлык яңартылды. Эшләр бер елдан аз гына күбрәк барды. Сквер һәм авышлыкны төзекләндерү эшләренең гомуми бәясе 123, 4 млн сум тәшкил итте.
Төзекләндерелә торган территориядән 200 Камаздан артык чүп чыгарылган, авышлыкны ныгыту өчен 6 мең КАМАЗ грунт кирәк булган, 17,9 мең кв.м рулонлы газон салынган. Газонның сакланышы бөтен авышлык буенча билгеләнгән автомат су сибү системасы белән тәэмин ителә.
Скверның өске мәйданыннан Казансу елгасының уң як ярына һәм Миллениум күперенә панорамалы күренеш ачыла.
«Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү чираттагы адым булды, анда эшләр тәмамланганнан соң Республика Милли китапханәсен урнаштыру планлаштырыла. Яңартылган «Казан» милли-мәдәни үзәге ТАССРның 100 еллыгы елында ачылачак.
6. Юдинода боз сарае
Юдинода яшәүчеләр өчен ясалма бозлы яңа боз аренасы чын бүләк булды. Булачак спорт объекты нигезенә алканы бистәнең 100 еллыгын бәйрәм иткән көнне салдылар.
Боз сарае Казанда ясалма бозлы 14-нче мәйданчык булды. Спорт объекты, профилактика эшләре чорыннан тыш, ел әйләнәсендә ачык. Боз аренасында «Стрела» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе күнегүләре, хоккей һәм фигуралы шуу буенча дәресләр уза. Моннан тыш, Юдино халкы өчен тимераякта массакүләм шуу оештырылды.
7. Сәүдәгәр Курманаев кибетләре
Казанда тарихи объектларны торгызу буенча эшләр дәвам итә. Шуларның берсе - Профсоюз урамы, 1/8 адресы буенча урнашкан ике катлы бина, мәдәни мирас объекты. 1872 елда төзелгән бинаның тарихы кызыклы: XIX гасырда биредә Казан сәүдәгәре Курманаевның кибетләре урнашкан, һәм бу җанлы сәүдә урыны булган. Совет чорында, 1961 елда, бина XX гасыр ахырына кадәр эшләгән «Спутник» кинотеатры итеп үзгәртелә. 2012 елда, реставрация эшләре башланган вакытта бинаның бер дивары гына беренчел рәвешендә калган иде.
Эш вакытында белгечләр сакланып калган диварны һәр кирпечен аерып җыеп сүттеләр, аларның һәркайсына номер суктылар, штукатуркадан чистарттылар һәм яңадан тезделәр. Фундамент ныгытылды һәм 15 машина өчен җир асты парковкасы булдырылды.
8. «Казан Экспо» күргәзмә үзәге
«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге Казан аэропорты белән янәшә 74,8 га җирдә төзелгән.
«Казан Экспо» - гомуми мәйданы 26 мең кв.метр булган 3 күргәзмә павильоны, 3 мең урынга исәпләнгән заманча концерт залы, 30-500 кешелек 35 конференц-зал, VIP-зона, парковка зонасы, фуд-корт, күргәзмә үзәген аэропорт һәм аэроэкспресс станциясе белән тоташтыра торган җир өсте кичүе.
22-27-нче августта «Казан Экспо» WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты ярышларын үткәрү мәйданчыгы булды. Чемпионатка махсус рәвештә комплекс территориясендә гомуми мәйданы 119 мең кв. метр булган өстәмә павильоннар һәм вакытлы корылмалар төзелде. WorldSkills Kazan 2019да 63 илдән 1300-дән артык катнашучы 56 компетенциядә ярышты.
9. Юдинода Дан аллеясы
8-нче майда Юдино бистәсендә яңартылган Дан аллеясы ачылды, анда Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга һәйкәл куелды. 1941 елда Юдино тимерьюлчылары беренче булып Бөек Ватан сугышы башлануы турында белделәр. Нәкъ менә бирегә безнең илнең көнбатыш чигенә вагоннар җибәрмәскә дигән беренче сигнал килгән. Юдинолылар республиканың һәм илнең башка халкы белән беррәттән сугыш кырларында да, тылда да җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.
Мемориаль комплекс территориясендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган батырлар истәлегенә куелган һәйкәл торгызылды – фундамент көчәйтелде, бетон мәйданчыклары, аркалар, металлоконструкцияләр, скульптура композицияләре һәм мәгълүмати такталар ремонтланды, табигый таштан эәләгшән катлам алмаштырылды.
Җәяүлеләр юллары, эскәмияләр яңартылды, кече архитектура формалары урнаштырылды, агачлар утыртылды.
10. Онкодиспансер янында җәяүлеләр кичүе
Май аенда Казанда Әмәт – Дәрвишләр аралыгында тимер юл аркылы чыгу урыны ачылды. Яңа объект 8 Март урамыннан Республика онкология диспансерына кадәр куркынычсыз үтү өчен кирәк.
Бу шәһәрдә камилләштерелгән технология буенча - җылы лифт шахтасы белән төзелгән беренче күчеш. Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен баскычлар янына асфальт юллар салынды, халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен мәйданчыклар төзекләндерелде.