Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Узган атнада ТР башкаласында 378 кеше туган
Казанлылар балаларына Нестор, Ааран, Сәрбиназ, Сәкинә, Аврора һәм Весна сирәк исемнәрен биргәннәр
Узган атнада, 12 августтан 18 августка кадәр, Казанда 217 малай һәм 161 кыз туган.

Казанлылар еш кына яңа туган улларына Артем, Раян, Алмаз, Таһир, Максим, Тимур, Әмир, Иван, ә кызларына София, Сәфия, Валерия, Асель, Мәрьям, Дәринә, Анна, Эмилия исемнәрен кушканнар.

Елизар, Иса, Игнат, Нестор, Микаэль, Ааран, Леван, Юныс, Реваль, Мостафа, Эльман, Нур исемнәре малайлар арасында, ә Сәрбиназ, Зәкия, Севиль, Нәзирә, Сәкинә, Аврора, Весна, Офелия, Миа, Дилия, Элла, Җәмилә исемнәре кызлар арасында аеруча сирәк очрый.

Шул ук чорда 379 пар никахлашкан, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең ЗАГС идарәсендә.

2024-08-19T17:26:58+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.