В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә төп бүләкләр өчен йөзгә якын ил вәкилләре көрәшә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казан спортчысы Ильяс Хөснетдинов Россия җыелма командасы составында ушу буенча XV дөнья чемпионатында «көмеш» медаль яулады. Бу көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә төп бүләкләр өчен йөзгә якын ил вәкилләре көрәшә.
Спортчылар ике төрдә иң көчлеләрне билгели: таолу (формаль күнегүләр комплекслары) һәм саньда (тулы контактлы ярышлар). Даошу дисциплинасында Ильяс Хөснетдинов җитди көндәшлек шартларында көмеш медаль яулады һәм мактау пьедесталының югары баскычы өчен көрәштә Кытайдан гына калышты, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте.
Ушу буенча дөнья чемпионаты һәр ике ел саен уздырыла. Алдагы турнирны 2017 елда Казан кабул итте.