Санкт-Петербургта узган ярышларда ТР башкаласында яшәүче барлык партияләрне дә отты.
Фото: Го Россия федерациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь). Казан спортчысы Илья Шикшин го буенча унберенче тапкыр Россия чемпионы булды. Ярышлар узган атнада Санкт-Петербургта узды.
Илья Шикшин, бөтен партияләрдә дә җиңеп, чираттагы тапкыр го буенча Россия чемпионы булды. Казанлы белән чемпионатта җиңү өчен беренчел ярышларда җиңгән 10 спортчы көрәште, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы данын ярышларда шулай ук бронза медаль яулаган Игорь Немлий һәм 13 яшендә өлкән спортчылар белән бергә финалга эләгә алган Әскәр Хөсәенов якладылар.