Шул ук көнне казанлылар ачык мастер-класста катнаша алачак
Фото: Денис Гордийко
12:00 сәгатьтә шугалакта ачык мастер-классны фигурист, Олимпия уеннарының көмеш призеры, дөнья, Европа һәм Россия чемпионы Илья Авербух үткәрәчәк. Дәрес вакытында казанлылар, тимераякта иң зур әйлән-бәйлән ясап, рекорд куя алачак. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Танылган фигуристлар катнашындагы боз тамашасы 17:30 да башлана. Бозга Илья Авербух, Алексей Ягудин, Максим Шабалин, Анастасия Игнатьева, Албена Денкова, Максим Ставиский һәм башкалар чыгачак. Спектакльне Казанның яшь фигуристкасы, фигуралы шуу буенча Түбән Новгород өлкәсе кубогының бронза медале иясе Сати Шагалеева ачачак.
Шәһәр парклары һәм скверлары дирекциясе 26 нчы һәм 27 нче гыйнварда «Черек күл» паркының прокат пункты һәм шугалагы фестивальгә әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле рәвештә кунаклар өчен ябык булачагын искәртә.