Казан Мэрына бүләк хәрби бүлекчәләргә, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен игълан ителде.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр башлыгына бүләк хәрби бүлекчәләргә, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен игълан ителә, диелгән документта.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин кушуы буенча Казанда мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен штаб булдырылды. Казаннан Лисичанск шәһәренә 500 тоннадан артык азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары, җылы әйберләр җибәрелде. Битараф булмаган меңләгән шәһәрлеләр шәһәрнең төрле районнарында ачылган гуманитар ярдәм кабул итү пунктларына беренчел ихтыяҗ булган товарлар һәм продуктлар китерделәр. Фураның җибәрелүен Илсур Метшин үзе контрольдә тотты. Шулай ук Казан Мэры мобилизацияләнүчеләр өчен берничә тапкыр УАЗ автомобильләре, тепловизорлар, төнлә яктырту приборлары, башка техника һәм җиһазлар тапшырды.
Татарстан башкаласында мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итүнең берничә шәһәр чарасы бар: 18 яшькә кадәрге балаларны җәмәгать транспортында бушлай йөртү, мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай кайнар ризык бирү, балалар бакчаларына бушлай йөрү һәм аларда бушка туклану. Шулай ук «Батыр» картасы буенча мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге балалар мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөри ала. Ярдәм чаралары турында мәгълүматны сылтама буенча белергә мөмкин.