Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.10.2021, 14:05

Илсур Метшинга «Манзара» һәм Спорт парклары концепциясен тәкъдим иттеләр

Кремльгә ачылучы панорама күренешләре, табигый ландшафт, душ белән чишенү бүлмәләре.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшинга Казансу елгасының уң як ярында урнашкан Orchestra Design архитектура бюросы һәм «Архитектура десанты» тарафыннан эшләнгән яңа җәмәгать киңлекләре – «Манзара» һәм Спорт парклары концепциясен тәкъдим иттеләр. Яңа парклар елга яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе кысаларында төзекләндереләчәк 12 парк исемлегенә керә.

«Манзара» паркы концепциясе нигезендә Кремльгә панорамалы күренешләрне ачу идеясе ята», – дип сөйләде Orchestra Design архитектура бюросыннан Екатерина Гольдберг. Яңа җәмәгать киңлеге урнашачак участок шәһәр тарихы өчен мөһим территорияләр: Гривка, Кәҗә, Җиләкле һәм Бишбалта бистәләре белән чиктәш.

Концепция ачык чагылдырылган өч зонадан: Каен Гривкасы, Җиләкле һәм Түбән елга ярларыннан торган табигый ландшафтны көчәйтүне күздә тота. Шулай ук авторлар район белән – Харовое күленә таба мөһим элемтә урнаштырганнар.

Екатерина Гольдберг «Манзара»да Казан панорамасы тарихына багышланган күренешләр маршруты ясалачагы турында сөйләде. Күренешләргә сокланырга мөмкин булачак төп пирста Казан рәссамнары һәм тарихчылары тудырган «График новелла» урнаштырылачак. Тулаем алганда, шәһәрне башкача күреп була торган алты җәяүле пирс булдыру планлаштырыла.

Шул ук вакытта парк буйлап йөрүче кешеләр агымнары бүленәчәк, чөнки маршрут берничә төр активлыкны үз эченә алачак – җәяүлеләр, велосипед, йөгерү, шулай ук дамба буенча транзит йөрү мөмкинлеге сакланачак.

Иң мөһиме, «Манзара»да чаңгы һәм йөгерү базаларын булдыру ярдәмендә шәһәр халкының ел дәвамында ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Җәен монда велосипед һәм пляж инвентаре, кышын чана һәм тюбингларны арендалау нокталарын оештыру планлаштырыла.

«Ак Барс Арена» стадионыннан Миллениум күперенә кадәр сузылган Спорт паркы территориясе хәзер үк актив кулланыла, шул исәптән кышын да, дип сөйләде «Архитектура десанты» вәкиле Павел Медведев. Паркның концепциясе аның резидентлары хай-дайвинг һәм спортның пляж төрләре үзәкләре булачак, дип күздә тота. Өстәп, биредә мини-футбол өчен зона, триатлон өчен пирс, күп функцияле спорт мәйданчыклары, разминка мәйданчыклары һәм башкалар төзү күздә тотыла.

Спорт паркының үзенчәлеге булып SportBox торачак. Бу – шәһәрлеләр өчен алар спорт белән шөгыльләнү өчен үз маршрутларын башлый алырлык универсаль киңлек. Биредә киенү-чишенү, душ бүлмәләре, спорт туклануын кабул итү пункты, зур булмаган лекцияләр өчен киңлекләр булдырылачак.

Шул ук вакытта парк инфраструктурасы спортчылар өчен генә түгел, монда теләгән бөтен кеше шөгыльләнә һәм йөри алачак, һәркем үз күңеленә хуш килгән шөгыль табачак. «Халык балалар мәйданчыкларын, җәяү йөрү зоналарын ясауны, табигый урыннарны саклап калуны сорады. Концепция нигезендә без паркны барлык кулланучылар төркемнәре өчен дә ачабыз, паркның бөтен яр буе буйлап берләшкән үткәрешле маршрутлар булдырабыз», – дип сөйләде Павел Медведев.

Концепция өстендә эшләгәндә, белгечләр түбәндәге принципларга таянып эш иттеләр: уңайлы шәһәр мохите булдыру, уңайлы спорт мохите булдыру, парк территориясен гомуми киңлеккә интеграцияләү, су пространствосын ачу.

Булачак Спорт паркының барлык зоналарын бәйләүче төп элементы – гамәлдәге дамба буйлап ике маршрут, ә нәкъ менә түбән өлеше буенча җәяүлеләр маршруты һәм 5 км озынлыктагы велойөгерү маршруты.

Шунысы да мөһим, паркны бизәүдә барлык линияләр дә табигыйга якын булачак, тыныч табигый төсләр файдаланылачак – ачык төсләр белән навигация һәм йөгерү юлы гына аерылып торачак. Тулаем алганда, парк территориясендә булган табигый зоналар сакланачак һәм өстәмә яшелләндерү үткәреләчәк.

Киңәшмәдә катнашучылар, шул исәптән ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, ТР спорт министры Владимир Леонов, Казан Халыкара олимпия комитеты башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев һәм башкалар, тәкъдим ителгән концепцияләр турында фикер алыштылар, кисәтүләр һәм тәкъдимнәр керттеләр. Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү эшләре дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, стратегия буенча Татарстан башкаласында 2030 елга кадәр Россия өчен уникаль булган иң эре экосистема булдыру планлаштырыла. Ул Казансу елгасы буендагы 12 яр буе паркыннан гыйбарәт. Яңа киңлекләрнең мәйданы 1536 гектар тәшкил итәчәк, җәяүлеләр өчен 150 километр маршрут булдырылачак. 2021 елда 6 территория проектлаштырылачак - Спорт паркы, «Казансу буендагы бакчалар», Савинов паркы, Рус-Немец Швейцариясе һәм «Манзара» паркы, шулай ук Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр маршрут. Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнде һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова кураторлыгы астында гамәлгә ашырыла.

Фоторепортаж
Казан Мэрына «Манзара» һәм Спорт паркларының концепциясен тәкъдим иттеләр
Видеорепортаж
01.10.2021 14:05
Казан Мэрына «Манзара» һәм Спорт паркларының концепциясен тәкъдим иттеләр
Барлык яңалыклар