Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2025, 10:28

Илсур Метшин: «Мәгариф хезмәткәрләре йорты – ул безнең укытучыларга бүләгебез»

Төзелә торган объект инженерлык челтәрләренә тоташтырылган һәм хәзер биредә эчке эшләр башланачак

Подлужная урамында төзелә торган Мәгариф хезмәткәрләре йорты тулысынча инженерлык челтәрләре белән тәэмин ителгән: җылылык, электр тоташтырылган, канализация, тышкы су челтәрләре көйләнгән, газ кертелгән һәм тышкы яктан яктырту җайланмалары урнаштырылган. Шушы көннәрдә төзүчеләр бинаның эчке эшләрен башлап җибәрәчәк.

Денис Гордийко фотосы

«Мәктәпкәчә белем һәм мәктәп тормышы һәр баланың язмышында әһәмиятле роль уйный. Белем бирү сыйфаты турыдан-туры педагогның һөнәри дәрәҗәсенә бәйле. Без әлеге һөнәрнең кешене бертуктаусыз үстерергә тиешле хезмәт булуын аңлыйбыз. Мәгариф хезмәткәрләренең яңа йорты укытучыларның квалификациясен күтәрү, тәҗрибә уртаклашу, актуаль мәсьәләләрне бергәләп хәл итү һәм педагоглар белән аралашу өчен яңа мөмкинлекләр мәйданчыгы булачак. Без монда тормыш кайнап торуын һәм Казан мәгарифен тагы да югары дәрәҗәләргә күтәрерлек эш башкарылуын телибез. Бу безнең укытучыларга бүләгебез», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Хәзерге вакытта Мәгариф хезмәткәрләре йорты Бауман урамы, 62/9 йортның икенче катында урнашкан. Соңгы өч елда биредә үткәрелгән чаралар саны елына 30 дан – 147 гә, ә катнашучылар саны 4,6 меңнән 6,3 мең кешегә арткан. Казан мэры Илсур Метшин карары белән мәгариф хезмәткәрләренә яңа, иркен бина бирелгән. Ул узган елның көзендә төзелә башлаган.

Яңа объект тәҗрибә уртаклашу һәм укытучыларның һөнәри осталыгын арттыру буенча үзенчәлекле мәйданчык булачак. Гомуми мәйданы 950 квадрат метр булган ике катлы бина күпфункцияле киңлек буларак проектланган. Бина эчендә киңәшмәләр залын, төрле юнәлешләр өчен файдаланып була торган актлар залын, укытучылар өчен иҗади лабораторияләрне, студияләрне һәм төрле эш зоналарын күреп булачак. Биредә чаралар, очрашулар, остаханәләр узачак.

Яңа бинаны заманча мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелгән. Бина профессиональ интерактив панельләр, LED-экраннар, заманча тавыш, яктылык һәм киңәшмәләр вакытында кулланыла торган видеоэлемтә системалары белән җиһазландырылачак. Концерт һәм киңәшмә залларында белем бирү һәм мәдәни чараларны уздыру өчен көчле мультимедиа комплексы каралган. Моннан тыш, Мәгариф хезмәткәрләре йортында лекцияләр, әңгәмәләр, мәгърифәтчелек программаларын яздыру өчен каралган җайланмалар, профессиональ микрофоннар белән тәэмин ителгән подкастлар һәм видеоязмалар студиясе булдырылачак. Мәгариф хезмәткәрләре йорты шәһәрнең һәм төбәкнең белем бирү һәм мәдәни мохитен үстерү буенча иң көчле технологияләргә ия мәйданчыкларның берсе булачак.

Хәзерге вакытта эчке эшләрнең дизайнын килештерү мәсьәләләре карала.

Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренә караганда, Мәгариф хезмәткәрләре йорты ул яшь һәм тәҗрибәле педагогларны, уку йортлары җитәкчеләрен, студентларны һәм педагогик сыйныф укучыларын берләштерәчәк «корпоратив университет» булачак.

Шулай ук Мәгариф хезмәткәрләре йорты тирәсендәге мәйдан да төзекләндереләчәк, анда киләчәктә укытучылар скверын ачарга ниятлиләр. Сквер Подлужная урамы һәм Кремль яр буе арасында җәяүлеләр өчен ял урыны булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 17 мең тирәсе педагог эшли. Узган ел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Казан укучылары 162 медаль алган – әлеге күрсәткеч республика буенча алынган медальләрнең яртысыннан артыгы (265 медаль) дигән сүз.

Фоторепортаж
Мәгариф хезмәткәрләре йорты төзелеше 60 процентка башкарылган
Барлык яңалыклар