Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.06.2025, 13:35

Илсур Метшин: «Медицинага һәм кешеләргә ярдәм итүгә багышланган тормыш – үзенчәлекле юл ул»

Шәһәр башлыгы медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Казан мэры Илсур Метшин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Россиядә медицина хезмәткәре көнен җәйнең беренче аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр, ул быел 15 июньгә туры килде.

«Башкалабызның барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Кичә медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелде. Медицинага һәм кешеләргә ярдәм итүгә багышланган тормыш – үзенчәлекле юл ул. Һәркем дә бу һөнәр буенча эшли алмый, моңа сәләтле булырга кирәк. Зур белем багажыннан тыш, фидакарьлек һәм киң күңеллелек кирәк», – диде Илсур Метшин.

«Бүген Казан табибларының эш шартлары тамырдан үзгәрүенә без бик шат. Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шәһәрнең, республиканың әйдәп баручы медицина учреждениеләренең материаль-техник базасы системалы рәвештә яңартылуы өчен рәхмәт. Яңа поликлиникалар, зур хастаханәләр һәм госпитальләр төзелә. Алга таба да моңа аерым игътибар бирәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы.

Билгеләп үтәргә кирәк, быел шәһәрдә өч яңа сәламәтлек саклау объекты барлыкка киләчәк. «Весна» торак комплексында өлкәннәр поликлиникасы, «Волжские Просторы» торак комплексында балалар поликлиникасы, ә Идел буе районының Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе төзеләчәк.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 16.06.2025
Барлык яңалыклар

Илсур Метшин: «Медицинага һәм кешеләргә ярдәм итүгә багышланган тормыш – үзенчәлекле юл ул»

<p> Казан мэры Илсур Метшин медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Россиядә медицина хезмәткәре көнен җәйнең беренче аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр, ул быел 15 июньгә туры килде. </p> <p> «Башкалабызның барлык медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйсым килә. Кичә медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелде. Медицинага һәм кешеләргә ярдәм итүгә багышланган тормыш – үзенчәлекле юл ул. Һәркем дә бу һөнәр буенча эшли алмый, моңа сәләтле булырга кирәк. Зур белем багажыннан тыш, фидакарьлек һәм киң күңеллелек кирәк», – диде Илсур Метшин. </p> <p> «Бүген Казан табибларының эш шартлары тамырдан үзгәрүенә без бик шат. Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка шәһәрнең, республиканың әйдәп баручы медицина учреждениеләренең материаль-техник базасы системалы рәвештә яңартылуы өчен рәхмәт. Яңа поликлиникалар, зур хастаханәләр һәм госпитальләр төзелә. Алга таба да моңа аерым игътибар бирәчәкбез», – диде шәһәр башлыгы. </p> <p> Билгеләп үтәргә кирәк, быел шәһәрдә өч яңа сәламәтлек саклау объекты барлыкка киләчәк. «Весна» торак комплексында өлкәннәр поликлиникасы, «Волжские Просторы» торак комплексында балалар поликлиникасы, ә Идел буе районының Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе төзеләчәк. </p>