Казахстан һәм Үзбәкстан президентлары киләчәк турнирны үзләрендә кабул итәргә теләүләре турында хәбәр иттеләр
Фото: Денис Гордийко
Кичә Казахстан президенты Касыйм-Җомарт Токаев Россиянең дәүләт башлыгы Владимир Путин белән очрашуда чираттагы «Киләчәк уеннары»н Урта Азия республикасында үткәрү инициативасы белән чыкты. Шулай ук Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеев та ярышларны үзләрендә кабул итәргә әзер булулары хакында белдерде.
«Бу күренеш сөендерә. Без кемнәрдәндер Универсиаданы, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештырырга өйрәндек, барысы да беренче тапкыр булды. Шуңа күрә тәҗрибәбезне байрагыбызны күтәрүчеләр белән теләп уртаклашачакбыз. Иң мөһиме – без зур, матур, озын юлның башында», – диде Илсур Метшин ТАСС белән әңгәмәдә.
«Киләчәк уеннары» Казанда 3 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Турнирда дөньяның 107 иленнән 2 меңләп кеше катнаша. Кичә ярышларны ачу тантанасы узды, анда Владимир Путин катнашты.