В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан башлыгы предприятие коллективы белән беренче хисап очрашуын үткәрде
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашуны ачып, Илсур Метшин предприятиенең шәһәр икътисадына зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Химия сәнәгате шәһәребез үсешендә һәрвакыт мөһим роль уйнады. Ә СИБУРны чын мәгънәсендә илебездәге иң эре компанияләрнең берсе дип атарга була. «Казаноргсинтез» заводы – дүрт квадрат километрда җитештерү мәйданчыклары һәм дөньяның 36 иленә экспортлана торган 170 төрдән артык продукция генә түгел, ул социаль яктан җаваплы предприятие дә. Моннан тыш шәһәр белән бәйле күп кенә мәсьәләләрне хәл итүдә актив ярдәмчебез һәм партнерыбыз», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы СИБУРның идарә әгъзасы һәм идарәче директоры Марина Медведевага һәм «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Айрат Сафинга 2023 елда бергә гамәлгә ашырылган эшләр өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвам итәчәгенә өметен белдерде.
«Сезнең актив гражданлык позициягез март аенда булачак президент сайлауларында ачык чагылыр дип ышанам. Бу мөһим сәяси вакыйга илебезнең үсеш векторын, гомуми иминлекне һәм икътисад, сәнәгать өчен, шул исәптән сез җитәкләгән предприятиеләр өчен эш шартларын билгеләячәк», – дип ассызыклады мэр.
Соңрак шәһәр башлыгы предприятие хезмәткәрләренә Татарстан башкаласының төп үсеш күрсәткечләре турында сөйләде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча Казанда сәнәгать җитештерүе индексы 102,1% ны тәшкил иткән, үзебездә җитештерелеп озатылган товар күләме 612 млрд сумлык булган.
Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тан 0,33% ка кадәр кимегән, шул ук вакытта шәһәрнең эре һәм урта предприятиеләре буенча уртача хезмәт хакы 2023 елның унбер аенда 18,5% ка үскән һәм 74 мең сумнан артып киткән. Шәһәр башлыгы узган ел беренче тапкыр уздырылган «Кадрлар яңадан барысын да хәл итә» форумын телгә алды.
«Без 300 дән артык җитәкче катнашында «Кадрлар яңадан барысын да хәл итә» дип аталган беренче эшлекле форум үткәрдек. Төп катнашучылар арасында СИБУР да бар иде. Шулай ук безгә «Норникель» һәм «Данафлекс» кебек компанияләр җитәкчеләре кушылды. Алар, кадрлар трансформациясе үткәреп, бүген процессларны уңышлы үзгәртәләр, хезмәткәрләр өчен уңайлы мохит булдыру юнәлешендә эшлиләр. Безнең төп миссия – Казанны иң яхшы эш белән тәэмин итүчеләр шәһәре итеп таныту», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Илсур Метшин узган ел Казанның халык саны миллионнан арткан шәһәрләр арасында мәгариф объектларын файдалануга тапшыру буенча рекордсмен булуын да ассызыклап үтте. Быел 1 нче сентябрьгә тагын өч яңа мәктәп ачу планлаштырыла.
«Казанда халыкның табигый үсеше дәвам итә. Узган ел, Казаннан тыш, демографик күрсәткечләр буенча уңай динамика Краснодарда гына күзәтелде. 2026 елда Казанда укучылар саны 200 меңгә җитәр дип көтелә. Казанның якынча 30 микрорайоны яңа мәктәпләргә мохтаҗ», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шәһәрдә инклюзияне үстерү мәсьәләсенә аерым тукталды. Бүгенге көндә Казанның 45 база мәктәбендә ишетү, күрү сәләте, терәк-хәрәкәт аппараты, аутистик спектры бозылган балаларны укыту өчен кабинетлар җиһазландырылган. 326 балалар бакчасында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар белән коррекция эше алып барыла.
Шәһәр башлыгы июнь аенда Казанның 12 объектында узачак БРИКС Уеннарына аерым басым ясады. Республика башкаласы дөньяның 50 иленнән спортчылар кабул итәчәк. Октябрьдә узачак БРИКС саммиты елның тагын бер зур вакыйгасы булачак. 2023 елда Казанда узган масштаблы вакыйгаларның берсе «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисади форумы булды, чарада дөньяның 85 иленнән 7 меңнән артык кеше катнашты.
Очрашу вакытында «Казаноргсинтез» хезмәткәрләре мэрга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм шәһәрне үстерүгә кагылышлы уй-теләкләре белән уртаклаштылар. Эшчеләрнең берсе Салават Күпере микрорайонын үстерү планнары белән кызыксынды.
«Быел Салават Күперендә иң зур дәваханәне тапшыруга әзерлибез. Бүгенге көндә «Физ-ра» спорт комплексы проекты бар, аны гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Алга таба да микрорайон үсешенә ярдәм итәчәкбез», – дип җавап бирде Илсур Метшин.
Хезмәткәрләрнең чираттагысы Яңа Николаевка поселогына бара торган юлны ремонтлауга кагылышлы сорау бирде.
«Без республиканың юл транспорты министрлыгы белән әлеге мәсьәлә буенча фикер алышачакбыз һәм, аны Горький шоссесында эшләрнең икенче этабын үткәрү кысаларында ремонтлауны планлаштыру өчен, җитәкчелеккә хәбәр итәчәкбез», – дип вәгъдә итте мэр.
Очрашуда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Игорь Куляжев, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев, Башкарма комитетның Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова да катнашты.