В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лидерлар өчлегендә шулай ук Саратов мэры Михаил Исаев һәм Чабаксар башлыгы Алексей Ладыков та бар.
Фото: Марат Мугинов
Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының медиаиндексы 11221,1 пунктны тәшкил итте. Массакүләм мәгълүмат чаралары Казан Мэрының кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча координация советында агымдагы елда да, киләсе елда да үзмәшгульләргә грант ярдәме күрсәтүне дәвам итү турындагы карарны яңгыратуын хәбәр итте. Шулай ук эшкуарлар белән очрашуда Илсур Метшин коворкинг-цех булдыруны һәм үзмәшгульләр өчен яңа җиһазларда эшләү буенча укыту семинарлары үткәрүне йөкләде.
Эшлекле дүшәмбедә Казан Мэриясендә Илсур Метшин башкалага якын район башлыкларына бөтен чүп-чарны шәһәргә ташымау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, Татарстан башкаласы башлыгы, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Казанда елда була торган тәре йөреше уздырылмаячак, дип хәбәр итте.
Медиарейтингның икенче урынында Саратов мэры Михаил Исаев (9043 пункт), ә өченчесендә Чебоксар башлыгы Алексей Ладыков (7840 пункт) урнашкан.
Рейтинг массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы тарафыннан төзелгән, ул 58 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: ТВ, радио, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының беренче затлары медиарейтингын берничә тапкыр әйдәп барды.