Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.12.2025, 12:48

Илсур Метшин: «Күп еллар дәвамында үз тамашачысын тапкан искиткеч матур фестиваль»

Финалга узган 200 кеше «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестиваленең гала-концертында катнашачак

Денис Гордийко фотосы

Иртәгә, 2 декабрьдә, Казанның С.Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында сәламәтлеге чикле кешеләрнең XVIII «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» сәнгать иҗаты фестиваленең гала‑концерты уза. Анда финалга узган 200 кеше катнаша. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов хәбәр итте.

«Күп еллар дәвамында үз тамашачысын тапкан искиткеч матур фестиваль. Балалар әлеге эшне бик кыюсыз адымнар белән генә башлап җибәргән иде. Бүген исә әлеге фестиваль шәһәребез һәм республикабыз чикләрен узып, илебезнең төрле почмакларыннан балаларны җәлеп итә. Фестивальдә катнашучылар үсеш үзенчәлекләре буенча аерылып тора, шуңа да карамастан, сәхнәдә иҗат итәргә телиләр», - диде Казан мэры Илсур Метшин.

Бәйгене оештыручылар 27 махсус учреждениедән 600 гариза кабул иткән. Роман Фәтхетдинов билгеләп үткәнчә, фестивальнең географиясе елдан-ел киңәя бара. Бу елны фестивальгә Татарстанның Балтач, Түбән Кама районнарыннан, шулай ук Чувашия Республикасыннан да кушылганнар.

18 ел эчендә фестиваль балаларның иҗади сәләтләрен һәм аралашу күнекмәләрен үстерү мәйданчыгына әйләнгән. Бәйгедә матур гадәт буенча катнашучыларның хыяллары тормышка ашырыла. Совет районы администрациясе башлыгы ике баланы мисал итеп китерде: берсе үзе җырлар яза һәм үзенең иҗаты белән зур сәхнәдә чыгыш ясарга тели, икенчесе – «Рубин» җанатары һәм яраткан уенчылары белән шәхсән аралашу өчен клубның күнекмәләр базасына барырга хыяллана.

Роман Фәтхетдинов чарага булышлык күрсәткән затларга рәхмәт белдерде: «Бу урында, хөрмәтле Илсур Рәис улы, беренчедән, сезгә чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Предприятиеләргә, оешмаларга, райондагы депутатлар корпусына, атказанган артистларыбызга, сәламәтлеге чикле кешеләргә сәхнәгә чыгарга ярдәм итәргә әзер гади, битараф булмаган кешеләргә рәхмәт!»

Бу елны катнашучылар Россия Федерациясенең атказанган һәм Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдинов, шулай ук яшь башкаручы Илгиз Шәйхразиев белән бер сәхнәдә чыгыш ясый алачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 01.12.2025
Видеорепортаж
01.12.2025 12:50
Финалга узган 200 кеше «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар!» фестиваленең гала-концертында катнашачак
Барлык яңалыклар