В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә үтте.
Фото: Денис Гордийко
Илсур Метшин үз докладында 2022 ел нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, узган елда туган кыенлыкларга карамастан, Казан социаль-икътисади үсешне туктатмады. Әйтик, эшкуарларның проблемаларын аңлау өчен махсус хәрби операция үткәрү турында игълан ителгәннән соң кризиска каршы штаб төзелде, аның кысаларында 75 тән артык эшлекле очрашу булды һәм Made in Kazan форумы оештырылды, анда санкция шартларында эшне үзгәртеп кору мәсьәләләре каралды.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, республика җитәкчелеге ярдәме белән Казан 2022 елда юл-төзелеш эшләре темпларын арттыруны дәвам иткән. Эре проектлар арасында 12 километрлы Вознесение тракты төзү һәм Горький шоссесын реконструкцияләү бар, аның нәтиҗәсендә магистральне 6 полосага кадәр киңәйтәчәкләр. Моннан тыш, Мехчылар урамының Зур Казан боҗрасы төзелеше кысаларында реконструкцияләнгән участогы да ачылды.
Казан Мэры шулай ук мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең гаиләләренә ярдәм итү турында искә төшерде, ул шәһәр өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Алар өчен ташламалар исемлеге каралган. Моннан тыш, Лисичанск халкына ярдәм күрсәтелә. Шефлыкка алынган территориягә 540 тонна азык-төлек, медикаментлар, көнкүреш химиясе, төзелеш материаллары һәм җылы әйберләр белән 27 фура җибәрелде.
Доклад барышында Илсур Метшин мәгариф өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Уку елы башына капиталь ремонттан соң 5 белем бирү учреждениесе ачылды. Шәһәрдә мәктәп ашханәләрен модернизацияләү программасы дәвам итте –шуларның 144 е яки 78% ы яңартылды. Рауис Гәрәев урамында һәм «Столичный» торак комплексында ике мәктәп, Яңа Савин районының 59 нчы кварталында балалар бакчасын төзү дәвам итә.