Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.09.2021, 13:07

Илсур Метшин Пермь дәүләт университетындагы атыш белән бәйле Пермь Мэрының кайгысын уртаклашты

Казан Мэры һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен белдерде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Пермь Мэры Алексей Демкинның Пермь дәүләт университетындагы атыш белән бәйле кайгысын уртаклашты.

«Безнең өчен Пермь дәүләт университетында булган фаҗига турындагы хәбәр зур тетрәнү булды. Барлык казанлылар һәм шәхсән үз исемемнән һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең якыннарының, шулай ук Пермь халкының тирән кайгысын уртаклашам.

Бу коточкыч хәл – безнең уртак кайгыбыз. Бер гаепсез кешеләрнең җәфа чигүе куркыныч һәм гаделсез. Мондый кешелексез шәфкатьсезлекне аңлатып булмый.

Сезнең белән кайгыгызны уртаклашам һәм бөтен хисләр ташкынын чын күңелдән аңлыйм. Бу елның аянычлы май көненең вакыйгаларын без, мөгаен, беркайчан да онытмаячакбыз. Без шаккаттык һәм югалып калдык, әмма илебезнең һәм дөньяның барлык почмакларыннан зур ярдәм тойдык.

Барлык зыян күрүчеләргә тиз арада сәламәтләнүләрен, һәлак булганнарның туганнарына – рухи көч, ә сезгә һәм Пермьдә яшәүчеләргә бу катлаулы көннәрдә ныклык телим.

Киткәннәргә якты истәлек!

Казан сезнең белән бергә кайгыра», – диелә текстта.

Исегезгә төшерәбез, Пермь дәүләт университетында фаҗига бүген булды. Хәзерге вакытта сигез һәлак булучы һәм 20-дән артык зыян күрүче турында билгеле.

Барлык яңалыклар