В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр башлыгы аның вакытсыз үлүенә бәйле рәвештә югалту ачысын уртаклаша
Казан мэры Илсур Метшин Павел Рюрикович Качкаев – Дәүләт Думасы депутатының, Уфаның элеккеге мэры туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Павел Рюрикович туган Башкортстанын үстерүгә, Казан белән Уфа арасында, тугандаш халыклар арасында икеяклы элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертте.
Ул чын профессионал, үз эшенә тулысынча бирелгән, шәһәр идарәсенең катлаулы мәсьәләләрен лаеклы рәвештә үтәгән, республика мәнфәгатьләрен Дәүләт Думасында яклаган.
Павел Рюрикович, Башкортстанны һәм аның башкаласын яраткан кеше буларак безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, – дип белдерә Илсур Метшин.