Эдуард Кудерметов – алкалы хоккей буенча Россиянең спорт мастеры, ә аның кызлары Вероника һәм Полина тенниста уңышларга ирешкәннәр.
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр башлыгы Кудерметовлар гаиләсенең спорт уңышлары республикада, илдә һәм чит илләрдә билгеле булуын ассызыклап үтте. И.Метшин аларның профессиональ спорт үсешенә керткән өлешләрен билгеләде.
Эдуард Кудерметов алкалы хоккей буенча Россиянең спорт мастеры булып тора. Спортчы профессиональ дәрәҗәдә 20 елга якын шөгыльләнә, шуларның 10 сында Казанның «Ак Барс» командасы өчен чыгыш ясады. Бу команда составында ул 1998 елда Россия чемпионатында алтын медаль яулый. Спорт карьерасын тәмамлаганнан соң, Э.Кудерметов кызлары Вероника һәм Полина белән шөгыльләнә башлый, алар үз чиратларында тенниста уңышларга ирешәләр.
Вероника Кудерметова – Россиянең атказанган спорт мастеры һәм халыкара турнирларда күпләгән бүләкләр иясе. Күптән түгел ул WTA йомгаклау турнирында парлы разрядта чемпион титулын алды һәм әлеге исемне алган Россия спортчылары арасында җиденчесе булды.
Полина Кудерметова 15 яшендә Россиянең спорт мастеры булды. Ул 6 ITF турнирында ялгыз разрядта җиңде, катнаш разрядта ике тапкыр Россия чемпионы, шулай ук ялгыз разрядта Россия Кубогы иясе булды.