Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.11.2025, 14:40

Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең әйдәп баручы университеты ректоры доктор Хәлифә Мөбарәк әз-Заһири белән очрашты

Яклар гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү турында килештеләр

Бүген шәһәр Башкарма комитетында Казан мэры Илсур Метшин Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Гуманитар фәннәр университеты ректоры доктор Хәлифә Мөбарәк әз-Заһири белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин катнашты. Яклар илләр арасындагы хезмәттәшлек һәм 2026 елда, Казан рәсми рәвештә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алгач, Татарстан башкаласында узачак чаралар хакында фикер алыштылар.

Денис Гордийко фотосы

Исегезгә төшерәбез, Казанга әлеге югары статусны бирү турындагы карар 2025 елның февралендә Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәрендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) илләренең мәдәният министрлары катнашында узган конференциядә кабул ителгән иде. Казан Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләренең географик чикләреннән читтә урнашкан әлеге титулга лаек беренче шәһәр булачак.

Очрашуда Илсур Метшин Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булуның дөньяга Татарстан һәм Россиянең бай мәдәни мирасын, шулай ук төрле мәдәниятләр һәм диннәрнең үзара дус-тату яшәвен күрсәтү мөмкинлеге икәнлеген ассызыклады.

Доктор Хәлифә Мөбарәк әз-Заһири, динара һәм милләтара багланышларның үзенчәлекле тәҗрибәсе аркасында, Казанның мәшһүр мәдәни башкала булачагына ышаныч белдерде.

Яклар билгеләп үткәнчә, Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасындагы мөнәсәбәтләр, халыкара вәзгыятькә карамастан, төрле юнәлешләр буенча уңай якка үзгәрә.

Гуманитар фәннәр университеты Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең хәзерге президенты Мөхәммәд бән Зәйед әл-Нахайян исемен йөртә. Университет төбәктә ислам мәгарифен үстерүдә мөһим партнер булып тора.

Очрашуда яклар гуманитар һәм көнчыгышны өйрәнү фәннәренә аерым басым ясап, хезмәттәшлек турында элек имзаланган меморандумнарны киңәйтү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Россия ислам институты һәм Гуманитар фәннәр университеты арасында уңышлы хезмәттәшлек урнаштырылган, анда илебездән ун студент белем ала. Яклар бу санны арттыру турында килештеләр. Шулай ук Казанның аерым мәктәпләрендә гарәп телен укыту мәсьәләсе дә каралачак.

Исегезгә төшерәбез, бу елның июль аенда Илсур Метшин Әмирлек эшмәкәре Шәех Солтан бән Хәлифа Әл Нахайян белән очрашкан иде. Ул вакытта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында икътисади һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдәге хезмәттәшлекнең актив үсүен билгеләп үтте.

Барлык яңалыклар