Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.04.2019, 14:21

Илсур Метшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

Яклар Казан һәм Үзбәкстанның киләчәктәге хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче апрель). Бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев белән очрашты. Шәһәр Башкарма комитетында узган очрашуда Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Евгения Лодвигова да катнашты. Яклар Казан һәм Үзбәкстанның киләчәктәге хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Казан белән Үзбәкстан Республикасын 1998 елдан бирле дустанә, партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли, ә делегацияләрнең даими визитлары бу элемтәләрне ныгытырга ярдәм итә.

Фариддин Насриев Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп 2018 елның октябрь ахырында билгеләнде. Генераль директор билгеләп үткәнчә, бу вакыт эчендә зур эш башкарылган, Казанда Үзбәкстан консуллыгын ачу финиш сызыгына куелган. «Безгә Россия ягыннан раслауны көтәсе калды, һәм консуллык рәсми рәвештә ачык булачак», - дип җиткерде Ф.Насриев һәм Үзбәкстан һәм Татарстан дуслыгы зур перспективалар ача, аерым алганда, мәдәни үсеш юллары барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте. Ф.Насриев хәбәр иткәнчә, узган елның декабрендә Татарстанда үзбәк киносы көннәре узган, ә Үзбәкстанда татар киносы көннәре быел май аенда узачак.

Генконсул шулай ук Үзбәкстан белән күптән түгел Казан белән Ташкент, Фергана һәм Сәмәркандка туры авиарейслар бәйләвен билгеләп үтте.

Очрашу ахырында Илсур Метшин Генконсулга уңышлар теләде һәм Россия белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек ныгыр дип өметен җиткерде.

Фоторепортаж
И.Метшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы генконсулы белән очрашты
Видеорепортаж
01.04.2019 15:07
И.Метшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы генконсулы белән очрашты
Барлык яңалыклар