Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2018, 14:17

Илсур Метшин Казахстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

Казан ратушасында узган очрашуда алар хезмәттәшлек сорауларын карады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель, Алсу Сафина). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Казахстанның Казандагы генераль консулы Еркин Тукумов белән очрашты. Казан ратушасында узган очрашуда алар хезмәттәшлек сорауларын карады. Чарада шулай ук Казанның вице-мэры Евгения Лодвигова катнашты.

Казахстан республикасының Казандагы генераль консуллыгы 2013 елның 5-нче июленнән эшләп килә. Ул Башкортстан, Мари Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия республикаларында, шулай ук Киров, Түбән Новгород, Пенза, Свердловск, Уьяновск өлкәләрендә һәм Перм краенда яшәүче Казахстан гражданнарына хезмәт күрсәтә.

Еркин Тукумов бу елның гыйнварыннан генераль консул урынын алып тора. “Казан әйбәт, җылы итеп каршы ала. Мин дөньяның төрле шәһәрләрендә булдым, Казан – матур шәһәр, аның архитектурасы үзенчәлекле, - диде Еркин Тукумов ТР башкаласы турында – Мин дипломатия бурычымны нәкъ Казанда дәвам итүемә шатмын. Биредә үземне кунакта да, өйдә дә кебек хис итәм.”

Казахстанның Казандагы генераль консулы шәһәр башлыгына дөнья чемпионатына әзерлек барышында аның белән очрашуы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Шулай ук, ул шәһәр Мэры белән очрашу аның өчен бик мөһим булуын ассызыклады. “Сез шәһәрнең үсеше өчен зур эш эшләгәнегезне беләм”, - диде ул.

Казан Мэры Илсур Метшин, үз чиратында, Татарстанда һәм Казахстанда ике тугандаш халык яшәвен билгеләде. Чемпионат алдынан булган эшләр күләменә килгәндә, шәһәр башлыгы Казан хакимиятенең әлеге эш режимына күнегүе турында әйтте. “Эшләр җәен дә, кышын да азрак булмый. Безнең өчен гадәти эш режимы”, - диде И.Метшин.

Моннан соң шәһәр Мэры һәм Казахстанның Казандагы генераль консулы хезмәттәшлек сорауларын сөйләште.

Казанның Казахстан белән хезмәттәшлеге турында түбәндәге документлар имзаланган: Алма-Ата белән сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлек турында килешү (1996 ел), Астана белән тугандашлык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре турында меморандум (2004 ел), “Астана Конвеншнбюро” җаваплыгы чикләнгән ширкәт һәм “Казанның туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты” муниципаль бюджет учреждениесе арасында хезмәттәшлек меморандумы (2016 ел). Казан белән Казахстан арасында хезмәттәшлек гамәлдәге килешүләр кысасында башкарыла.

Татарстан башкаласы һәм Казахстан шәһәрләре арасында һава юллары элемтәсе җайланган. Шул рәвешле, Казанның халыкара аэропортында Алмата һәм Астана шәһәрләренә кадәр туры рейслар оештырыла. 2016 елда Казанга якынча 3 мең 587 Казахстан кешесе килгән, ә 2017 елда аларның саны 7 мең 932 кешегә кадәр арткан.

Фоторепортаж
Видеорепортаж
19.04.2018 13:20
Барлык яңалыклар