Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.08.2024, 11:54

Илсур Метшин Татарстан башкаласында яшәүчеләргә республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды

Тантана Ратушада Казан шәһәр думасының XXXI сессиясендә узды

Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXXI сессиясе ачылды. Гадәттәгечә, утырыш башланыр алдыннан мэр Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә өлеш керткән шәһәр халкына республика һәм шәһәр бүләкләрен тапшырды.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен «Крез һәм К”» ҖЧҖ администраторы Гүзәл Зарипова, «Бәхетле – 1» ҖЧҖ җитештерү мөдире Румия Шамгунова, «Хуҗалык-транспорт идарәсе» МКУ машина йөртүчеләре Валерий Николаев һәм Баһадир Сәхәбетдинов бүләкләнде.

«Татарстан Республикасының атказанган табибы» мактаулы исеме 1нче шәһәр балалар хастаханәсенең поликлиника бүлеге табиб-педиатры Резеда Сабирҗановага бирелде.

«Ак бүре» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Камил Җәләлетдинов «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исемен «Казан Промстройпроекты» институтының технология төркеме бүлеге башлыгы Лилия Заһидуллина алды.

«Казан хакына хезмәт һәм батырлык өчен» дигән мактау билгесе белән шәһәр башкарма комитеты аппаратының оештыру идарәсе консультанты Лариса Песошина билгеләнде.

ТР рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Руслан Мөхарлямов «Казанга намуслы хезмәте өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.

Казанның Мактау грамотасы «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» АҖ балалар сөте кухнясы директоры Ольга Тарасовага тапшырылды.

Тантананы тәмамлап, Илсур Метшин «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры – М.Вахитов ис. Казан химия комбинаты генераль директоры Динә Лавриковага, «Портал» төзелеш-монтаж предприятиесе» ҖЧҖнең участогы башлыгы Алексей Осиповка һәм шәхси эшмәкәр Айдар Шәфигуллинга Казан мэрының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фоторепортаж
Казан шәһәре Думасының XXXI сессиясе, 07.08.2024
Барлык яңалыклар