В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген шагыйрьнең тууына 134 ел булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель). Бүген, Габдулла Тукайның тууына 134 ел булган көндә, Казан Мэры Илсур Метшин бөек татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Исегезгә төшерәбез, 26-нчы апрельдә республикада гадәттәгечә Туган тел көне билгеләп үтелә. Быелгы санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган барлык чаралар дистанцион режимда уздырыла. Бүген республика халкы Казанның Үзәкләштерелгән китапханә системасы сайтында «Минем өчен шигърият - шатлык...» дигән онлайн-күргәзмә карый һәм шагыйрь әсәрләре белән таныша ала, «Тукай белән очрашу» блиц-викторинасында катнашачак, Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган музей экспозициясе буенча виртуаль сәяхәт ясаячак, шулай ук «Татар мотивлары» техникасында мастер-класска кушыла алачак.
Искәртеп узабыз, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел булды. Ул - рус һәм чит ил классикларының күпсанлы әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән автор, татар вакытлы газеталары һәм журналлары башында торучы, иллюстрацияләрне үз әсәрләренә кертүче мөселман шагыйрьләренең берсе, күптөрле әсбаплар авторы - бүгенге көнгә кадәр алар укытучылар һәм тикшеренүчеләр өчен өстәл китабы булып тора.