Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.01.2018, 14:06

Илсур Метшин 2017 ел өчен Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре рейтингы башында тора

Лидерлар өчлегенә шулай ук Түбән Новгород һәм Пермь шәһәрләре башлыклары кергән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасының 2017 ел өчен Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында төзелгән медиарейтингында беренче урынны яулады.

Казан Мэрының медиаиндексы, федераль һәм төбәк массакүләм матбугат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча, 141025,0 тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Илсур Метшин Португалиянең футбол буенча җыелма командасы капитаны Криштиану Роналдуның 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында Казанда уйнарга хыяллануы турында хәбәр иткән. Футбол темасын дәвам итеп, Илсур Метшин игълан иткәнчә, Казан 95 процентка футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер. Париж Мэры Анн Идальго Казан Мэры белән бергә шәһәрнең спорт объектларында булды – Су спорт төрләре сараенда һәм “Казан Арена” стадионында. Илсур Метшин хезмәттәше Анн Идальгоның Казанга килүен “тарихи вакыйга”, дип атый һәм май аенда Франция башкаласында Сабантуй бәйрәме үтәчәген хәбәр итә. Моннан кала, ММЧ Казан “Рубины” президенты Илсур Метшинның отставкага китүе турында, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан Мэрына “Рубин” директоры вазыйфаларын яхшы үтәгәне өчен рәхмәтен белдерүе турында хәбәр итә.

Медиарейтингның икенче урынында – Елизавета Солонченко – Түбән Новгород башлыгы (72787,0 пункт), өченче урында Пермь шәһәре башлыгы Дмитрий Самойлов (39781,6 пункт) тора.

Искәртергә кирәк, рейтинг “Медиалогия” системасының массакүләм мәгълүмат чаралары нигезендә төзелә. Ул үз эченә 43300 чыгынак ала: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ.

Барлык яңалыклар

Илсур Метшин 2017 ел өчен Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре рейтингы башында тора

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Казан Мэры Илсур Метшин “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасының 2017 ел өчен Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында төзелгән медиарейтингында беренче урынны яулады. </p> <p> Казан Мэрының медиаиндексы, федераль һәм төбәк массакүләм матбугат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча, 141025,0 тәшкил итә. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Илсур Метшин Португалиянең футбол буенча җыелма командасы капитаны Криштиану Роналдуның 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында Казанда уйнарга хыяллануы турында хәбәр иткән. Футбол темасын дәвам итеп, Илсур Метшин игълан иткәнчә, Казан 95 процентка футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзер. Париж Мэры Анн Идальго Казан Мэры белән бергә шәһәрнең спорт объектларында булды – Су спорт төрләре сараенда һәм “Казан Арена” стадионында. Илсур Метшин хезмәттәше Анн Идальгоның Казанга килүен “тарихи вакыйга”, дип атый һәм май аенда Франция башкаласында Сабантуй бәйрәме үтәчәген хәбәр итә. Моннан кала, ММЧ Казан “Рубины” президенты Илсур Метшинның отставкага китүе турында, шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Казан Мэрына “Рубин” директоры вазыйфаларын яхшы үтәгәне өчен рәхмәтен белдерүе турында хәбәр итә. </p> <p> Медиарейтингның икенче урынында – Елизавета Солонченко – Түбән Новгород башлыгы (72787,0 пункт), өченче урында Пермь шәһәре башлыгы Дмитрий Самойлов (39781,6 пункт) тора. </p> <p> Искәртергә кирәк, рейтинг “Медиалогия” системасының массакүләм мәгълүмат чаралары нигезендә төзелә. Ул үз эченә 43300 чыгынак ала: ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-ММЧ. </p>