Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май). Казан Мэры Илсур Метшин мэрларның 2020 елның апрель-май айлары өчен илкүләм рейтингын җитәкләде. Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәрде.
Тикшеренү кысаларында белгечләр 88 төбәк башкаласы мэрларының һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләренең эшчәнлеген бәяләгән. Мэрларның Илкүләм рейтингына төрле һөнәри һәм социаль өлкә экспертларының киң даирәсе җәлеп ителгән.
Лидерлар бишлегенә шулай ук моңа кадәр бу рейтингны җитәкләгән Мәскәү мэры Сергей Собянин, Белгород мэры Юрий Галдун, Ханты-Мансийск мэры Максим Ряшин һәм Төмән мэры Руслан Кухарук керде.
Исегезгә төшерәбез, Казан даими рәвештә күпсанлы рейтинглар лидеры булып тора. Казан Мэры Илсур Метшин 2020 елның апреле өчен Идел буе федераль округының башкала башлыклары медиарейтингын җитәкләде. Узган ел ахырында Казан идарә нәтиҗәлелеге буенча Россиянең иң яхшы шәһәр округы өчлегенә керде һәм халыкның яшәү сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәре дип танылды.