В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лидерлар өчлегенә шулай ук Уфа администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Түбән Новгород башлыгы керде.
Фото: Денис Гордийко
Федераль һәм региональ массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Казан Мэрының медиаиндексы 12 559,6 пунктны тәшкил итте. Массакүләм мәгълүмат чараларында 2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласында эшләп килүче кече һәм урта предприятиеләр саны 3,8 меңгә артканлыгы турында язылды. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XII сессиясендә Илсур Метшин хәбәр итте.
Шулай ук Татарстан Республикасы башкаласы Мэры сессиядә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, халык санын алуның башлангыч мәгълүматлары нигезендә, Казанда яшәүчеләр саны 1,3 млн кешедән артып киткәнлеген хәбәр итте.
Моннан тыш, Казан башлыгы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасының архитектура концепциясен эшләү буенча конкурста җиңүчене игълан итте.
Моннан тыш, Илсур Метшин шәһәрдә карны утильләштерү өчен өстәмә камералар төзергә кушты.
Икенче урында – Уфа администрациясе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ратмир Мәүлиев (10 898,0 пункт), өченчедә – Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев (9 771,0 пункт).
Рейтинг «Медиалогия» мәгълүмати-аналитик системасы тарафыннан 74 меңнән артык чыганакны үз эченә ала: ТВ-каналлар, радиостанцияләр, газеталар, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында медиарейтингны берничә тапкыр җитәкләде.