Казан Мэры илебезне форумда Россия делегациясе составында тәкъдим итте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Җирле һәм төбәк хакимиятләре конргессының Актуаль мәсьәләләр комитетының вице-рәисе итеп сайланды. Яшерен электрон сайлаулар юлы белән тиешле карар Җирле һәм төбәк хакимиятләре конргессының XXXV пленар сессиясендә каблу ителде.
Сәяси форум 5-8 ноябрьдә Страсбургта үтә. Казан Мэры РФ Президенты карары буенча илебезне форумда Россия делегациясе составында тәкъдим итә. Конгрессның рәисе урынбасарларын сайлауга яшерен тавыш бирү кичә тәмамланды.рәис урынбасарлары итеп шулай ук Италия, Австрия, Бөек Британия, Франция һ.б. эре шәһәрләр вәкилләре сайланды. Россия Федерациясеннән урынбасарлар вазыйфаларына Ильур Метшин һәм Всеволод Беликов – Санкт-Петербургның “Финляндия округы” шәһәр эчендәге муниципаль берәмлеге башлыгы – сайландылар. Соңгысы Мониторинг комитеты вице-рәисе итеп сайланды.
Әлеге конференциянең көн үзәгендә – җирле һәм төбәк вәкилләренең намуслыгы һәм итагатьле үз-үзен тотышы. Конгресста катнашучылар җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә мәнфәгатьләр каршылыгы, Европа җирле демократиясе атнасы үсеше, транспарентлык һәм ачык идарә итү, җирле хакимият органнары очраган финанс авырлыклары, территориаль бердәмлек һәм төбәк җирле үзидарәсен файдалану ысуллары кебек мәсьәләләр.
Европа Советы җитәкчелеге Илсур Метшинның профессиональ булуын югары бәяләде. Үз чыгышында Казан Мэры эшчәнлегенең төп юнәлешләрен санап үтте: иҗтимагый куркынычсызлык, коррупциягә карата нәфрәт, халык белән диалог, җирле мәсьәләләрне чишүгә яшьләрне җәлеп итү, мөһим стратегик документлар белән эш итү – Стратегия 2030 һәм Казанның Генераль планы. “Без һәрвакыт үсештә, федераль һәм төбәк программаларында катнашабыз, үзебезнекеләрне барлыкка китерәбез һәм гамәлгә ашырабыз”, - диде И.Метшин.
Конгресста РФ вәкәиле буларак эше барышында Илсур Метшин алга таба хезмәттәшлек итүгә әзерлеген белдерде: “Җирле дәрәҗәдә Европа максатларын һәм принципларын алга таба этәрү эшендә бик күп эш башкардык”.
Россия делегатлары конгресс составында үз урыннарын саклап кына калмады, аларны ныгыта да алды. Казан Мэры янәдән Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конргессының Актуаль мәсьәләләр комитетының рәисе урынбасары итеп сайланды. 2016 елның октябрендә И.Метшин кандидатурасы шулай ук делегатлар тарафыннан расланган иде.
Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конргессының Актуаль мәсьәләләр комитеты – консультатив орган, ул төбәкләр Палатасы һәм җирле хакимиятләр Палатасыннан тора һәм үз эченә 324 сайлап куелган җирле һәм төбәк хакимиятләре вәкилен ала.
Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конргессының Актуаль мәсьәләләр комитеты дәүләтара диалог тәэмин итә, аның төп максаты – урыннарда демократияне үстерү, Европада чикләр һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту.
Искәртергә кирәк, И.Метшин РФ делегациясе составына РФ Президенты Владимир Путинның 2016 елның 21 июлендә кабул ителгән 217 номерлы карары буенча керде. Моннан кала, Казан Мэры Европа Советының җирле хакимиятләре Палатасына һәм “Бәйсезләр һәм либерал-демократлар” сәяси төркеме составына керә.
Белешмә
Европа Советы – континентта иң борынгы сәяси оешма, ул 1949 елның 5 маенда төзелгән. Европа Союзы әгъзалары булып 47 ил санала. Россия Федерациясе Европа Советы составына 1996 елның 28 февралендә керде.
Европа Советының төп органнары структурасына Министрлар комитеты, Парламент ассамблеясы, Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы, Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсе керә.
Оешма Уставы буенча, Европа Советы максаты – аның әгъзалары арасында, аларның уртак казанышы булган идеаллар һәм принципларын саклау һәм тормышка ашыру өчен, бердәмлеккә омтылу һәм аларның икътисади һәм социаль алга китешенә булышлык итү.