Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.10.2021, 14:18

Илсур Метшин: «Котельныйдан ничек социаль юнәлешле объект ясауның бик яхшы үрнәге»

Казан Мэры «Океанит» кече яшьтән йөзү студиясендә булды, элек бу бина котельный булган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь, Алина Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин бүген «Океанит» кече яшьтән йөзү студиясендә булып кайтты – элек бу бинада «Казэнерго» МУП котельные урнашкан иде. Бассейнда 8 яшькә кадәрге балалар йөзү белән шөгыльләнә. Шулай ук студиядә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гидрореабилитация үткәрелә.

«Элеккеге котельный дип әйтеп тә булмый бит...Котельныйдан социаль юнәлешле объект ясауның күркәм мисалы. Гадәттә кафе яки кибет ачалар, ә монда халык күп яши торган районда – бассейн, бу искиткеч карар!», – дип билгеләде Илсур Метшин.

«Океанит» кече яшьтән йөзү студиясенә быел бер ел тулды. 1990 елга кадәр Чкалов урамындагы 300 кв.м мәйданлы бинада башта «Казэнерго» муниципаль унитар предприятиесе котельные, аннары «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең Зареченский энергорайоны базасы була. 2019 елда бина торгларга куелган, 2020 елда «Океанит» кече яшьтән йөзү студиясе белән килешү төзелгән.

«Без бу бинаны сайладык, чөнки ул бассейннарга карата таләпләргә бик яхшы туры килә – бу биек түшәмле, подвал бүлмәсе булмаган аерым тора торган бина. Экспертиза узганнан соң, без ремонтка керештек», – дип сөйләде студия директоры Гөлшат Миңнегулова һәм үзенең дә йөзү белән шөгыльләнүен һәм һәрвакыт заманча таләпләргә туры килә торган куркынычсыз бассейн ачарга теләвен әйтте.

Студиядә ата-аналар үз балаларының сәламәтлеге өчен борчылмаска мөмкин – биредә көчле вентиляция системасы урнаштырылган, ул поликлиникаларда урнаштырылганнардан калышмый, шулай ук суның сыйфаты да аерым контрольдә тотыла – ул ком, хлор һәм ультрашәмәхә лампа белән аерым фильтрация уза. Ярты сәгать эчендә сыеклык тулысынча чистартыла, аны даими яңартып торалар, төрле күрсәткечләр буенча суның торышына анализ ясыйлар.

Студия ике зонага бүленгән – коры, монда көтү зонасы, гардероб, уен һәм тренер бүлмәләре урнашкан, юеш – биредә 5-кә 3 һәм 8-гә 3 метрлы ике бассейн, чишенү бүлмәләре һәм инфракызыл зона бар.

Илсур Метшин бассейнда балалар өчен нинди дәресләр үткәрелүе белән кызыксынды. «Йөзү бу сүзнең классик мәгънәсендә 4 яшьтән башлана, моңа кадәр су тирәлеге белән танышу – баланың сенсорлы, гомуми үсеше, чыныгу белән шөгыльләнәләр», – дип сөйләде Мэрга Гөлшат Миңнегулова. Шулай ук студиядә патронаж ярдәм оештырылган – тренерлар ата-аналарның заказлары буенча өйләренә чыгалар. «Өч айга кадәрге балалар белән җәмәгать урыннарына чыгарга киңәш итмим, шуңа күрә әниләрдә баланы су тирәлеге белән таныштыру теләге туса, тик ул моны үзе эшли алмый икән, ул безнең инструкторны өйгә чакыра ала», – дип сөйләде «Океанит» директоры. Шулай ук бассейнда мөмкинлекләре чикләнгән балалар гидрореабилитация уза. Алар белән махсус белемле белгечләр шөгыльләнә.

Студиядә булганнан соң И.Метшин Чкалов урамындагы 7-нче номерлы йорт ишегалдын төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты, ул бассейн белән янәшә урнашкан. Ишегалды территориясе «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган. Аның территориясендә тротуар һәм җәяүлеләр юллары салынган, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Актив һәм җәяү йөрү мәйданчыклары арасындагы территорияне яшел үсентеләр белән аерганнар. Ишегалдына элегрәк Горький шоссесы дублер юлы төзелеше зонасында үскән туялар утыртылган. «Безгә бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләр агачларны саклап калу үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр, без аларны яз җиткәч бирегә утыртырга булдык, бөтен туялар үсеп китте һәм хәзер якындагы йортларда яшәүчеләрнең күзләрен иркәли», – дип сөйләде Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов. Шулай ук ишегалдында халык соравы буенча җәмәгать бакчасы өчен аерым участок оештырылган, анда бакча культуралары утыртылачак.

«Безнең ишегалдыбыз танымаслык булып үзгәрде, көн саен йөрергә чыгабыз, сөенеп туя алмыйбыз – барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган, эскәмияләр, уңайлы тротуарлар, уен зоналары бар», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты йортта яшәүче Рәисә Яруллина.

«Сезнең ишегалды проекты буенча фикер алышуларда актив катнашуыгызга бик шатбыз, территорияне, чыннан да, танып булмый – бар нәрсә яңа, хәзер боларның барысын да саклап тотыгыз инде», – дип җавап бирде Илсур Метшин.

Территорияне төзекләндерү комплекслы алып барылды, ишегалдын төзекләндерү белән бергә йортны да ныклап төзекләндерделәр – фасадны буядылар, подъездларны, керү төркемен ремонтладылар, домофоннарны алыштырдылар һәм видеокүзәтү системасы урнаштырдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елда Казанда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2,3 млрд сумлык 430 йорт территориясендә 227 ишегалды мәйданчыгы төзекләндерелә. Бүгенге көндә программа 97%-ка үтәлгән.

Фоторепортаж
И.Метшин Чкалов урамындагы яңартылган ишегалдында һәм кече яшьтән йөзү студиясендә булды
Видеорепортаж
07.10.2021 14:16
И.Метшин Чкалов урамындагы яңартылган ишегалдында һәм кече яшьтән йөзү студиясендә булды
Барлык яңалыклар