В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Муниципаль мәгариф оешмаларында кадрлар резервын формалаштыру өчен конкурс старт алды.
Фото: Денис Гордийко
«Мәгариф учреждениеләрен актив төзү белән беррәттән, диварлардан кала, яхшы эчтәлеккә дә ия булу мөһим. Ә бу, беренче чиратта, кешеләр – кадрлар потенциалы. Безнең өчен Казанның балалар бакчаларын һәм мәктәпләрен кем җитәкләве мөһим. Без яңа идеяләр һәм формаль булмаган белем белән шөгыльләнү теләге булган якты һәм кыю профессионалларны көтәбез. Балаларны яратучылар һәм аларга яхшы киләчәк теләүчеләр», – дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Конкурста мәктәпләрне, өстәмә белем бирү учреждениеләрен, шулай ук балалар бакчаларын җитәкләргә теләгән кандидатлар катнаша ала. Шартлар буенча, катнашучыларның педагогик вазифаларда кимендә 5 ел эш стажы һәм әзерлек юнәлешләренең берсе буенча югары белеме булырга тиеш: «Дәүләт һәм муниципаль идарә», «Менеджмент» яки «Персонал белән идарә итү». Шулай ук педагогик яки җитәкче вазифаларында 5 елдан да ким булмаган, дәүләт муниципаль идарәсе яисә менеджмент һәм икътисад өлкәсендә югары һөнәри белемле һәм өстәмә һөнәри белемле кешеләр резервка керү өчен кандидат була ала.
Шәһәр башлыгы республикадан читтән килүчеләргә үзләрен өйдәге кебек хис итү өчен уңайлы шартлар тудырырга әзер булуын искәртте. «ТР Президенты ярдәме белән безнең укытучыларга социаль ипотека һәм ярдәмнең башка формалары гамәлгә ашырыла, шуңа күрә беренче көннәрдән үк без аларга яңа эштә ярдәм итәргә әзер», – дип билгеләде И.Метшин.
Кандидатларны сайлау өч этапта башкарыла: оештыру комитетына документлар тапшыру, шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының Кадрлар сәясәте идарәсендә бәяләү чаралары узу һәм конкурс комиссиясе белән әңгәмә.
Кирәкле документлар исемлеге һәм конкурсны үткәрү шартлары белән Мәгариф идарәсе битендәге «Кадрлар резервы» бүлегендә танышырга мөмкин.
Документларның төп нөсхәләрен 13-17 нче февральдә 9:30 дан 17:30 га кадәр Казанның Мәгариф идарәсенә (Большая Красная ур., 1) китерергә кирәк.