В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда шәһәрнең тотрыклы үсеш стратегиясен һәм ESG-принципларын булдырачаклар
Фото: Денис Гордийко
Казанның тотрыклы үсеш һәм стратегия өлкәсендәге система таләпләре һәм глобаль трендлар турында Komanda агентлыгы директоры, белем бирү программасы спикеры Валерия Маршалова сөйләде.
Тотрыклы үсеш стратегиясенә һәм ESG-принципларга ихтыяҗ барлыкка килү соңгы дистә елларда сәнәгать җитештерүенең интенсив рәвештә үсүе һәм урбанизация белән бәйле. Бу климатның тиз үзгәрүенә, булган ресурсларны күпләп куллануга һәм социаль тигезсезлеккә китерә.
Валерия Маршалова билгеләп үткәнчә, тотрыклы үсеш стратегиясе киләчәктә, шәһәрнең иминлеген тәэмин итү өчен, нинди максатларга ирешергә кирәклеген аңларга ярдәм итә. Уңыш социаль, икътисади һәм экологик өлкәләрнең торышына бәйле булачак. Шул ук вакытта ESG-принципларны кертү 17 глобаль дәрәҗәнең һәркайсы буенча тиешле нәтиҗәләргә китерәчәк.
Форумда катнашучылар өчен ике – стратегик һәм практик стримнар узачак. Башта Казанда тотрыклы үсеш культурасын һәм ESG-принципларны кертү буенча документ төзеләчәк, шуннан соң шәһәрдә ESG-идеяләрне эшләтеп җибәрү һәм агымдагы проектларны «яктырту» планлаштырыла.
Марттан апрельгә кадәр Казан Башкарма комитеты бүлекчәләре җитәкчеләре белем бирү программасында катнашачак. Алар чишелеш таләп иткән шәһәр проблемаларын анализлаячак. Соңыннан бүлекчәләрнең проектив төркемнәре булдырылачак, алар майдан июльгә кадәр Казан бизнес-берләшмәсе белән берлектә максатларларны һәм төп ахыргы нәтиҗәләрне билгеләячәк. Финал һәм стратегияне эшләтеп җибәрү 2024 елның ноябрь ахырында планлаштырыла.
«Казанның тотрыклы үсеш стратегиясе башка шәһәрләр өчен нигез булып торачак, ул моңа кадәр күренмәгән проблемаларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте спикер Валерия Маршалова.
«Казань. ESG. Погружение» белем бирү программасының спикерлары – Мәскәү һәм Санкт-Петербург экспертлары. «ESGның бер өлеше буларак сәламәт шәһәр – экология һәм яшәү рәвеше» темасына галим, табигатьне саклау буенча «Җир һәркемнеке» проекты вәкиле Владимир Чупров чыгыш ясады. «Аерым җыю» ассоциациясенең хакимият органнары белән хезмәттәшлек юнәлеше җитәкчесе Анна Гаркуша форумда катнашучыларга, ESGның бер өлеше буларак, шәһәрдә экология һәм яшәү рәвеше турында сөйләде.
Иртәгә, программаның икенче көнендә, гамәли блок оештырылачак. Анда шәһәр инициативаларын презентацияләү планлаштырыла, шулай ук төркемнәрдәге эш нәтиҗәләренә йомгак ясалачак. Моннан тыш, «Системалы карарлар үзәге» тармак аналитик агентлыгы генераль директоры Денис Кондратьевның «ESG-практика двигательләре буларак, эшмәкәрләр һәм бизнес. ESG табыш китерә аламы һәм моның өчен нәрсә кирәк?» темасына багышланган чыгышы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Казан, 77,4 балл туплап, «Әйләнә-тирә мохит» блогында РФ шәһәрләренең ESG-рейтингын җитәкләде. 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан тотрыклы үсеш һәм үз эшчәнлегенә ESG-критерийларны интеграцияләү дәрәҗәсе буенча РФ төбәкләре арасында лидер булды.
Диләрә Гафурова