Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2020, 13:15

Илсур Метшин: «Быел без пресслау эшен соңрак башладык, әмма тулаем алганда барлык эшләрне дә төгәлләргә өлгердек»

Шәһәр хуҗалыгының җылыту сезонына әзерлеге югары.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август, Алсу Сафина). Быелгы чикләүләр аркасында план эшләренең графикасына һәм челтәрләрне пресслауга төзәтмәләр кертелде, шуңа да карамастан шәһәр хуҗалыгының җылыту сезонына әзерлеге югары – 816 социаль объектның, шул исәптән 615 мәгариф объектының, 118 сәламәтлек саклау объектының, шулай ук күп фатирлы йортларның 96%-ы яңа җылыту сезонына әзер. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә барлык эшләрне вакытында тәмамларга чакырды.

«Быел без пресслау эшләрен гадәттәгедән бераз соңрак срокларда башладык. Бу үзизоляция режимы белән бәйле иде. Шуңа да карамастан, барлык кирәкле эшләрне тәмамларга өлгерделәр, торак фонды, барлык социаль учреждениеләр әзер. Эшләр тәмамлана, аларны ахырына кадәр җиткерүегезне сорыйм», – диде шәһәр башлыгы, район администрацияләре башлыкларын әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга өндәп.

Бүгенге көндә шәһәрдә барлык алты җылылык белән тәэмин итү чыганагы әзерләнгән, шул исәптән ТЭЦ-1, ТЭЦ-2 һәм ТЭЦ-3, «Савиново», «Горки», «Азино» КТС, шулай ук «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 135 котельные. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин капиталь һәм агымдагы төзекләндерү программалары кысаларында 37 км торба үткәргечләр алыштырылды һәм реконструкцияләнде, дип сөйләде. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятендә өч котельныйны яңарту планлаштырылган.

«50-дән алып 1200 мм га кадәр диаметрлы 1,9 мең км озынлыктагы магистраль һәм квартал эчендәге җылылык челтәрләре ревизиясеннән соң, аларны пресслау уңышлы үткәрелгән, ул шәһәрнең җылылык челтәре хуҗалыгының җылыту җайланмаларын кертүгә әзерлеген раслады», – дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин. Бүгенгә күп фатирлы торак йортларның 96%-ы – 5343-нең 5136-сы кышка әзер. Калган йортларда, шул исәптән капиталь ремонт бара торган 77-сендә әзерлек 15-нче сентябрьгә кадәр тәмамланачак.

Бүгенгә торак фондын мониторинглауга 4607 күпфатирлы йорт буенча әзерлек паспортлары кертелгән – бу йортларның гомуми санының 80%-ы. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары аңлатканча, ремонт эшләреннән тыш, актлар һәм паспортларның мониторингка әзерлеге булмауның сәбәбе – вак торак милекчеләре ширкәтләрендә һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычларның булуы.

И.Гыйниятуллин шулай ук казанлыларга күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрне вакытында түләргә өндәп мөрәҗәгать итте, чөнки ресурслар белән тәэмин итүчеләр алдында бурыч булмау җылылык җибәрүнең төп шартларының берсе булып тора. 1-нче августка тәэмин итүчеләр алдында идарәче компанияләрнең бурычы 89 млн сум тәшкил иткән, бер айда ул 34,5 млн сумга кимегән. Чагыштыру өчен – узган елның август ахырына срогы чыккан бурыч 70 млн сум тәшкил иткән.

Социаль объектларга килгәндә, 817 объектның 816-сы җылылык җибәрүгә әзер, шул исәптән 615 мәгариф объекты, 118 сәламәтлек саклау объекты. Калган бер объект – Гладилов урамы, 28 адресы буенча урнашкан 2-нче шәһәр хастаханәсе. И.Гыйниятуллин хастаханәнең, филиалга җылылык трассасы участогын ремонтлап бетергәннән соң, җылылык кабул итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, җылыту сезонына нигездә 184 күп фатирлы йортны һәм социаль өлкә учреждениеләрен җылытучы 50 ведомство котельные әзер. И.Гыйниятуллин сөйләгәнчә, еш кына документларны вакытында рәсмиләштерү һәм мондый котельныйлар милекчеләренең паспортларын алу проблемасы туа. Мәсәлән, узган ел 19 оешма әзерлек паспортын вакытында алмаган. И.Гыйниятуллин җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренә һәм җылылык кулланучыларга мөрәҗәгать итте: «Кышка әзерлек тиешле актлар һәм паспортлар белән рәсмиләштерелә. Эшне оештыруыгызны һәм барлык кирәкле документларны үз вакытында рәсмиләштерүегезне сорыйм».

Быел Идел буе районының Отар бистәсендә ике йортны җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. «Ике котельныйны, инженерлык челтәрен төзүгә һәм әлеге йортларда индивидуаль җылылык пунктын урнаштыруга бюджет финанславы бирелде. Проект әзер, җиһазларга заказ бирелгән, котельныйларны урнаштыру өчен җир участокларына рөхсәт документлары рәсмиләштерелә», – дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

И.Гыйниятуллин шулай ук Казан Башкарма комитеты шәһәр прокуратурасына Толстой урамындагы «ВКНИИВОЛТ» ЭПЗ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең пар казаннары милекчеләренә карата прокурор реакциясе чараларын кабул итү турында хат юллаганын, аларның, законны бозып, дүрт йортны һәм балалар бакчасын җылытудан баш тартырга җыенуларын җиткерде. «Котельный хуҗасы Башкарма комитетта бердәм җылылык белән тәэмин итүче оешма статусын алу турында белдермәде, җылылык белән тәэмин итү схемасында бу кулланучылар өчен башка җылылык чыганаклары юк», – дип билгеләде докладчы.

Казанда һава температурасының уртача тәүлеклек температурасы 5 көн дәвамында +8 градус булгач, җылыту сезоны башланачак. Кирәк булганда социаль өлкә учреждениеләренә, беренче чиратта хастаханәләргә, стационарларга, бала тудыру йортларына, интернатларга, балалар бакчаларына, аларның заявкалары буенча мәктәпләргә вакытыннан алда җылылык бирү оештырылачак, дип искәртте И.Гыйниятуллин.

Җылылык бирү чорында район администрацияләрендә һәм ТКХ комитетларында кайнар линия телефоннары эшләячәк. Моннан тыш, халык «Ачык Казан» системасына гариза бирә алачак.

«Киләсе кыш эш нәтиҗәләренә бәя бирәчәк, әмма бүген без шәһәр хуҗалыгының җылыту сезонына әзерлеген югары бәялибез һәм авариясез яхшы кышка өметләнәбез», – дип нәтиҗә ясады И.Гыйниятуллин.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 31.08.2020
Видеорепортаж
31.08.2020 14:06
Социаль объектларның 99,9%-ы һәм Казан торак йортларының 96%-ы җылыту сезоны башлануга әзер
Барлык яңалыклар