Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.03.2021, 14:24

Илсур Метшин: «2021 елда яктырту Казанның 60 шәһәр һәм 80 бистә урамнарында яхшырачак»

Узган ел ахырына яктырту нокталарының гомуми саныннан 36%-ын заманча светодиод яктырткычлар белән тәэмин итәргә мөмкин булды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Ксения Швецова). 2020 елда Казанда 8823 яңа светодиод яктырткыч урнаштырылган, тагын 8798 яктырткыч – заманча яктырткычларга алыштырылган, бу яктыртуның сыйфатын яхшыртырга гына түгел, ә энергоэффектив булган приборларны куллану хисабына акчаларны да янга калдырырга мөмкинлек биргән. «Быел без Казанның 60 шәһәр һәм 80 бистә урамнарында яктыртуны яхшыртырга планлаштырабыз. Бу яхшы, масштаблы бурычлар, без аларны үтәү турында күптән хыялланган идек», – диде бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Казанның 58 урамында яктылык барлыкка килде

Гомумән алганда, узган ел «Казэнерго» АҖ шәһәр урамнарында 17 мең 621 яктылык нокталары урнаштырган. Моннан тыш, 3785 багана монтажланган. Шулай итеп, тышкы яктырту системасын тәэмин итүче челтәрләрнең озынлыгы бер елда 191,5 км га арткан, дип хәбәр итте предприятие директоры Рөстәм Габделхаков.

«Безнең ишегалды» программасы кысаларында гына да без 2200 яктылык ноктасы буенча эш уздырдык, шуларның 1800-е беренче тапкыр урнаштырылган иде, – дип билгеләп үтте ул. – Узган ел Казанның 58 урамы: Химия урамы, Песочная урамыннан М7 трассасына кадәрге юл, Бертуган Петряевлар, Кулагин, Крутовка урамнары, Р.Гәрәев урамнары һ. б. беренче тапкыр яктыртылды. Сәнгать яктыртуы «Чулпан» мәдәният йорты, ТР Милли китапханәсе, ике спорт манежы биналарында барлыкка килде.

Тышкы яктырту белән идарә итү системасы автоматлаштырылган

Тышкы яктырту белән идарә итү системасын автоматлаштыру дәрәҗәсе 100%-ка якынайды, ә 2020 ел ахырына мәгълүматлар буенча заманча яктырткычлар өлеше шәһәрдәге яктырткычларның гомуми санының 36%-ына җиткән.

Урам-юл челтәрен ремонтлау программасы буенча 2021 елда урамнарны яктырту челтәрләрен урнаштыру шәһәрнең 60 урамында, шул исәптән тротуарларда һәм юлларда планлаштырылган.

Урамнарны яктырту программасы буенча Татарстанның торак пунктларында Вознесение, Залесный, Константиновка, Яңа Вишневка, Салмачы һәм башка торак массивларында 80-нән артык урамда урнаштыру планлаштырыла. Гомумән алганда, 2300 яктырткыч урнаштырылачак.

Энергоэффектив яктырткычларга күчүдән экономия 293 млн сум тәшкил итәчәк

2018-2020 елларда «Казэнерго» АҖ 14,2 мең энергоэффектив булмаган яктырткычларны заманча светодиод яктырткычларга алыштыру буенча 2 энергосервис контрактын гамәлгә ашырды. Контрактлар гамәлдә булган вакытта, 2023 һәм 2026 еллар ахырына, димәк, электр энергиясен экономияләү гомуми алганда 293 млн сум тәшкил итәчәк.

«Без бу юнәлештә энергия саклау потенциалы бетмәвен күрәбез, – диде Р.Габделхаков. – 28,7 мең энергоэффектив булмаган яктырткычларны светодиодлыга алыштыру буенча өченче һәм дүртенче энергосервис контрактларын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Контрактларның гамәлдә булу срогы өчен суммар икътисадый файда 755 млн сум тәшкил итәчәк «.

Тышкы яктыртуның 555 авария хәлендәге баганасы алмаштыруны таләп итә

Тышкы яктырту терәкләренең бер өлеше канәгатьләнерлек хәлдә түгел, дип өстәде Р.Габделхаков. Аның сүзләренчә, хәзер Казанда «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе белән уртак файдалануда 555 авария хәлендәге багана бар. Икеләтә срокны эшләгән мондый терәкләрне алыштыру өчен 123 млн сум акча таләп ителә.

«Без кулдан килгәннең барысын да эшләүне дәвам итәчәкбез. Ел саен тагын да күбрәк эшли алсын өчен яңа формалар, финанслауның яңа схемалары кирәк», – дип ассызыклады Мэр. И.Метшин бу мәсьәләне хәл итүдә, башка шәһәрләр кебек үк, коммуналь инфраструктура объектларын төзекләндерү буенча федераль программа ярдәм итә алыр иде, дип билгеләде.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.03.2021
Видеорепортаж
22.03.2021 12:29
Узган ел Казан урамнарында 9 меңгә якын яңа светодиод яктырткыч урнаштырылган
Барлык яңалыклар