Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.12.2018, 09:13

Илсур Метшин: "Ышанам, үсеш юнәлеше кыенлыкларны җиңәргә һәм 2019 елда яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк"

Казан Мэры Татарстан башкаласы халкын яңа ел белән котлады, сәламәтлек, тотрыклылык, иминлек һәм уңышлар теләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче декабрь). Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы халкын яңа ел белән котлады, сәламәтлек, тотрыклылык, иминлек һәм 2019 елда уңышлар теләде.

"Хөрмәтле казанлылар!

Бу елның иң тылсымлы төне якынлашып килә. Яңа ел алдыннан артка әйләнеп карасак, без казанлыларның хезмәт сөючәнлеге аркасында шәһәребез үз үсешендә яңа ыргылыш ясады һәм Россиядә иң уңайлы шәһәрләрнең берсе дип аталуын горурлык белән билгеләп үтәбез. "Имәнлек" яңа метро станциясе һәм Кабан күле яр буенда заманча променад, төзекләндерелгән яңа скверлар һәм парклар һәм реконструкциядән соң ачылган мәдәният йортлары, капиталь ремонтланган юллар километрлары, йөзләгән яңартылган ишегалды, дистәләгән социаль объект – әле тәмамланган елның төп мизгелләре генә.

Казан чираттагы тапкыр бөтен дөньяга үзенең кунакчыллыгын һәм масштаблы чараларны югары дәрәҗәдә үткәрә белүен күрсәтте. Безнең тарихта мәңгегә футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 алты матчы һәм бу көннәрдә шәһәрдә булган онытылмаслык атмосфера калачак. "Игелекле Казан" бөтен Россиягә үзе турында белдерде.

Мин ышанам, бу үсеш векторы киләсе елда һичшиксез дәвам итәчәк, барлык кыенлыкларны җиңеп, яңа үрләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа, 2019 елда мин сезнең һәрберегезгә нык сәламәтлек, тотрыклылык, иминлек һәм уңышлар телим. Сезне гаилә учагы җылытсын һәм туган кешеләрнең ярдәме белән тулыландырсын. Сезгә иминлек, теләкләрегезнең һәм планнарыгызның киләсе елда тормышка ашуын телим!" диелә мөрәҗәгатьтә.

Барлык яңалыклар