Казан светодиодлы яктырткычлар куллану аркасында елына 170 млн сумнан артык акчаны янга калдыра
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Казанда светодиодлы яктырткычлар куллану елына 24,7 млн кВт/сәг электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә – бу 174 млн сум. Мондый мәгълүматларны эшлекле дүшәмбедә «Казэнерго» АҖ генераль директоры Рөстәм Габделхаков китерде.
Шәһәрдә 49 мең светодиодлы яктырткыч урнаштырылган, бу Казандагы яктырткычларның гомуми санының 44% ын тәшкил итә. Электр энергиясенә тарифның еллык үсешен исәпкә алып, алдагы елларда экономия артачак.
«Бүген шәһәр яктырту системасы белән идарә итүне автоматлаштыру дәрәҗәсе 100% ка җитте, – дип билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур Метшин. - Без бу санга озак килдек, берничә ел дәвамында адым артыннан адым ясадык, бу шәһәр стратегиясендә иде. Бүгенге көндә планлы тулы автоматлаштыру безгә урамнарда, паркларда, юл буендагы яктырту системасының эшләмәгән очракларына оператив рәвештә җавап бирергә генә түгел, ә электр энергиясен экономияләргә дә мөмкинлек бирә».
«Безнең стратегиянең тагын бер пункты – заманча светодиодлы яктырткычларга күчү, экономия бүген инде йөзләрчә миллион сум бюджет акчасын тәшкил итә, - дип дәвам итте ТР башкаласы башлыгы. - Яхшы хуҗа чанасын җәйдән әзерләгән кебек, «Казэнерго» җитәкчелеге дә үз эшен перспективага әзерләргә тиеш. Һәм сезнең эшегезнең эффекты туры мәгънәдә гади күз белән күренә. Урамнарда, ишегалларында, паркларда һәм скверларда яктырак була бара».
Рөстәм Габделхаков сөйләгәнчә, «Казэнерго» АҖ Татарстан Республикасы башкаласында тышкы яктыртуның бөтен системасын эксплуатацияли. Предприятие балансында – 111 мең 622 яктырткыч һәм аларны туендыручы 3,2 мең км челтәр. Аларның 31% ы – кабель, 67% ы – изоляцияләнгән үзйөрешле үткәргеч һәм бары тик 2% ы гына ялан чыбык белән салынган. Изоляцияләнгән үзйөрешле үткәргечкә күчкән вакыттан, 2004 елдан башлап, авария очраклары саны шактый кимегән, дип билгеләп үтте предприятие директоры.