Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2018, 09:55

Илсур Метшин: “Бездә тарихи мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”

Казан Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру хокукын яулады.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру ярдәмендә тарихи һәм мәдәни мирасларны саклау буенча дөньяда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып булачак, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.

Россиядә конференция беренче тапкыр узачак. Шундый әһәмиятле чараны уздыру Казан өчен башка шәһәрләр белән тарихи мирасны саклау буенча тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек бирәчәк, дип саный И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы бүгенге көндә үзенең бай тарихы белән тарихи шәһәрләр лигасында үзенчәлекле урын алып тора. “Хәзер, халыкара чаралар уздыру буенча тәҗрибә туплагач, яңа чаралар кабул итү мөһим. Казан – илебез картасында тарихи мирасы булган бердән-бер шәһәр түгел, бу конференциянең беренче тапкыр бездә узуын тагын да әһәмиятлерәк итә, - диде И.Метшин. – Мондый мәйданчыкка дөньяның әйдәп баручы экспертлары җыела, бездә тарихи мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”. Ул өстәгәнчә, 2020 елда узачак конференция республиканың 100 еллыгы уңаеннан уздырылачак мөһим чаралар санын тутырачак.

Искәртергә кирәк, кичә Казанның 2020 елда Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру хокукын яулавы билгеле булды. Бу карарны Лиганың Директорлар советы Төркиянең Бурса шәһәрендә үткән XVI конференциясендә кабул итте. Лига әгъзалары арасында уникаль мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бай тарихи мирасы булган шәһәрләр бар. Оешмага төрле илләрнең 100-дән артык шәһәре керә.

Видеорепортаж
10.09.2018 11:01
Казан Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру хокукын яулады
Барлык яңалыклар

Илсур Метшин: “Бездә тарихи мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь, Ксения Швецова). Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру ярдәмендә тарихи һәм мәдәни мирасларны саклау буенча дөньяда иң яхшы тәҗрибәләр белән танышып булачак, дип белдерде бүген эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин.<br> </p> <p> Россиядә конференция беренче тапкыр узачак. Шундый әһәмиятле чараны уздыру Казан өчен башка шәһәрләр белән тарихи мирасны саклау буенча тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек бирәчәк, дип саный И.Метшин. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласы бүгенге көндә үзенең бай тарихы белән тарихи шәһәрләр лигасында үзенчәлекле урын алып тора. “Хәзер, халыкара чаралар уздыру буенча тәҗрибә туплагач, яңа чаралар кабул итү мөһим. Казан – илебез картасында тарихи мирасы булган бердән-бер шәһәр түгел, бу конференциянең беренче тапкыр бездә узуын тагын да әһәмиятлерәк итә, - диде И.Метшин. – Мондый мәйданчыкка дөньяның әйдәп баручы экспертлары җыела, бездә тарихи мирасны саклау буенча дөньяның иң яхшы тәҗрибәләре булачак”. Ул өстәгәнчә, 2020 елда узачак конференция республиканың 100 еллыгы уңаеннан уздырылачак мөһим чаралар санын тутырачак. </p> <p> Искәртергә кирәк, кичә Казанның 2020 елда Тарихи шәһәрләр лигасының XVII Бөтендөнья конференциясен уздыру хокукын яулавы билгеле булды. Бу карарны Лиганың Директорлар советы Төркиянең Бурса шәһәрендә үткән XVI конференциясендә кабул итте. Лига әгъзалары арасында уникаль мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бай тарихи мирасы булган шәһәрләр бар. Оешмага төрле илләрнең 100-дән артык шәһәре керә. </p>