Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.06.2019, 13:07

Илсур Метшин: «Казанның Европаның яшьләр башкаласы булырга бөтен мөмкинлекләре бар»

ТР башкаласы «Европаның Яшьләр башкаласы 2022» конкурсының финал бишлегенә керде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь, Ксения Швецова). Казан «Европаның Яшьләр башкаласы 2022» конкурсы исеменә дәгъва кылучыларның финал бишлегенә керде. Бу хакта Казан Ратушасында БДБ дәүләтләре парламентара Яшьләр ассамблеясенең күчмә сессиясе барышында билгеле булды. Татарстан башкаласының Европа яшьләр башкаласы булырга бөтен мөмкинлекләре бар, дип билгеләп үтте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин.

Дәүләтләрнең яшьләр ассамблеясе һәм БДБ илләренең Яшьләр эшләре буенча советының уртак утырышы беренче тапкыр 30-нчы майда Казан Ратушасында узды, дип хәбәр итте Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Утырышта БДБ илләренең яшьләр эшләре буенча дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, шулай ук РФ Федераль җыены советы әгъзасы Татьяна Лебедева һәм «Россия яшьләр һәм балалар берләшмәләренең милли советы» рәисе Григорий Петушков катнашты. Сессиядә катнашучылар БДБ илләренең 2020 елга кадәр Халыкара хезмәттәшлек стратегиясе үтәлеше турында мәгълүмат алыштылар һәм яшьләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларда катнашуы турында фикер алыштылар.

Г.Петушков үзенең докладында Казанның «Европаның Яшьләр башкаласы 2022» конкурсында исемгә дәгъва кылучыларның соңгы бишлегенә керүен игълан итте. «Сессиядә катнашучыларның гомуми карары белән, семинар резолюциясенә барлык катнашучы-илләрнең Казанга ярдәм итүе турындагы карары керде», - диде А.Фәизов.

«Казанда яшьләр форумнары һаман да ешрак үткәрелә, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Безнең студентлар төрле мәйданчыкларда үзләренең белемнәрен, югары мәдәниятен генә күрсәтеп калмыйча, төрле студентлар форумнарында да җиңеп, конкурсларда беренче урыннарны да алалар. Без яшьләр башкаласы статусына дәгъва итә алабыз һәм бу статуска ия булу өчен бездә барысы да бар».

Фоторепортаж

Видеорепортаж
03.06.2019 10:15
2019 елда Казанның дүрт балалар лагерен реконструкцияләүгә 470 млн сум бүлеп бирелгән
Барлык яңалыклар