Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.06.2022, 14:48

Илсур Метшин: «Шәһәр хакимият органнарын һәм халыкны берләштерә торган глобаль максаттан башка трансформацияләнә алмый»

Казан Мэры «Зур шәһәрдәге үзгәрешләр белән идарә итү» программасын тыңлаучылары белән очрашты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июнь, Юлия Летникова). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Ратушада РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Югары дәүләт идарәсе мәктәбе тарафыннан оештырылган «Зур шәһәрдәге үзгәрешләр белән идарә итү» квалификация күтәрү программасы тыңлаучылары белән очрашты. Татарстан башкаласына иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне өйрәнү өчен килгән катнашучылар Татарстан башкаласының соңгы дистә елларда ничек үсүен һәм халыкара чаралар уздыру үзәгенә һәм уңайлы тормыш өчен шәһәргә әверелүен белделәр.

Кичә Казан Мэриясе белән берлектә үткәрелә торган квалификация күтәрү программасы башланды. Программада 20 кеше – идарәчеләр катнашты, аларның күбесе «Россия лидерлары» конкурсында катнашучылар һәм җиңүчеләр булган. Алар Татарстан башкаласына бөтен илдән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Сургут, Ахтубинск, Чиләбе һәм башка шәһәрләрдән килгән. Программа директоры Елена Бондаренко сөйләвенчә, укытуның максаты – Россиянең башка шәһәрләрендә мондый проектларны гамәлгә кертү өчен шәһәрне трансформацияләү буенча иң яхшы муниципаль тәҗрибәне өйрәнү.

Сессия барышында Илсур Метшин тыңлаучыларга Казанның трансформация тарихы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, ТР башкаласы этаплап үсеш алган, һәм шәһәрдә беренче камилләшү эшләрен шәһәрлеләр Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында тойган. «Күпләр миңа шәһәрдә моннан да зуррак чара уздырып булмаячак диделәр, әмма без әлеге фикернең киресен исбатладык һәм Казанда җәйге Универсиада, спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча дөнья чемпионаты һәм 45 нче WorldSkills International дөнья чемпионаты уздырдык», – дип сөйләде Казан Мэры. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чараларның барысы да шәһәр үсешендә яхшы эз калдырдылар, чараларга төзелгән инфраструктурадан казанлылар хәзер дә файдалана. «Шәһәрне трансформацияләү хакимият органнарын һәм халыкны берләштерә торган глобаль максаттан башка мөмкин түгел, - дип ассызыклады Илсур Метшин. – Безнең глобаль бурыч – шәһәрне җәлеп итү үзәгенә әйләндерү һәм анда уңайлы яшәү өчен барлык шартлар тудыру».

Квалификация күтәрү программасында катнашучылар, үз чиратында, Мэрдан шәһәр хуҗалыгының төрле юнәлешләрендә муниципаль хакимиятләрнең эше, шәһәрдә яшәүчеләрнең миграция дәрәҗәсен киметү юллары, Казан Мэриясе командасының нәтиҗәлелеген бәяләү критерийлары, аның максатлары һәм башкалар турында кызыксындылар.

Сорауларга җавап биреп, Илсур Метшин шәһәрне үзгәртеп коруда кадрлар мөһим роль уйный дип билгеләде: «Дөрес кешеләрне сайласаң, шәһәр проектлары кызыклы булачак, аларны тормышка ашыру да авыр булмаячак». «Безнең бөтен эшчәнлегебез Казанда мондый шартлар булдыруга юнәлтелгән, шәһәрлеләрнең башка шәһәргә китү зарурлыгы булмаска, ә федераль дәрәҗәдә масштаблы чараларны кайда үткәрергә икән дигән сорау тумаска тиеш», – диде шәһәр башлыгы.

Квалификация күтәрү программасы 25 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк. Чаралар графигы минутлап төзелгән: тыңлаучыларга шәһәрнең туристик җәлеп итүчәнлеге темасын өйрәнергә, муниципалитетта проектларны кешене үзәккә куеп тормышка ашыру турында белергә, Азык-төлек һәм социаль туклану департаментында булырга, «Безнең ишегалды» программасы белән танышырга, медицина кластеры үсеше турында тыңларга һәм Россиядә иң зур «Урам» экстрим-паркларының берсен күрергә туры киләчәк.

Тыңлаучыларны укыту үз эченә практик өлешне дә алачак. Өч көн эчендә алар Казанга туристларны ничек кире кайтару очракларын арттырырга һәм хакимият белән халык арасындагы мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртырга дигән тәкъдимнәрне уйларга тиеш. Алар үз идеяләрен йомгаклау дәресендә яңгыратачак. Укулар тәмамланганнан соң тыңлаучылар квалификация күтәрү турында сертификатлар алачак.

«Программа вакытында Казанда нәрсә җитмәвен күрә алсагыз, без бик шатланачакбыз. Бу безнең өчен иң яхшы үсеш векторы булачак», – дип ассызыклады И.Метшин. Ул программада катнашучыларга Казанга килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм укуларында уңышлар теләде.

Фоторепортаж
Казан Мэры «Зур шәһәрдәге үзгәрешләр белән идарә итү» программасын тыңлаучылары белән очрашты
Видеорепортаж
21.06.2022 13:02
Казан Мэры «Зур шәһәрдәге үзгәрешләр белән идарә итү» программасын тыңлаучылары белән очрашты
Барлык яңалыклар