В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мэр кайнар су бирүне туктату турында халыкка вакытында хәбәр итәргә һәм опрессовкалау графигын төгәл үтәргә йөкләмә бирде
Фото: Марат Мөгыйнов
«Яз көне, май бәйрәмнәрендә һәм аңа кадәр дә, һава торышы, гадәттә, тотрыксыз була, температура нульгә кадәр төшәргә мөмкин. Әмма температура 15 градустан югары булганда, йортларны җылытуны үзебезгә рөхсәт итә алмыйбыз. Менә хәзер, мәсәлән, 18 градус. Шуңа күрә җылыту сезонын төгәлләү турында карар ел саен озаклап тикшерелә. Башта, җылылык бирүне туктатуны сорап, күп кенә мөрәҗәгатьләр килә. Алар да игътибарга алына. Ә май аенда суыклар һәрвакыт күзәтелә. Шуңа күрә бераз салкыннарга түзәрбез. Кайнар су бирүне туктатуның технологик процессы кышка әзерләнү өчен кирәк. Ресурслар белән тәэмин итүче барлык оешмалардан халыкка опрессовкалау графигы турында вакытында хәбәр итүне һәм аны төгәл үтәүне сорыйм», – диде мэр Илсур Метшин.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, соңгы берничә ел дәвамында «Татэнерго» тарафыннан опрессовкалау эше дүрт этапта башкарыла, шулай ук территориаль яктан аларны зоналарга бүләләр, бу зыян күргән участокларны ачыкларга һәм тиешле чараларны оператив рәвештә гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
23-26 нчы апрельдә һәм 30 нчы июльдән 2 нче августка кадәр шәһәрнең үзәк һәм көньяк өлешләрендәге ТЭЦ-1 һәм «Азино» район котельныйларына караган җылылык үткәргечләрне сынау уздырылачак. 14-17 нче майда эшләр – Заречная зонасындагы ТЭЦ-2 һәм «Савиново» котельныйларына караган, 2-5 нче июльдә Жилплощадка районындагы ТЭЦ-3 котельныйсына караган һәм Авиатөзелеш районының бер өлешендәге җылылык үткәргечләрдә планлаштырылган.
«Казэнерго» АҖ үз җылылык челтәрләрен җәй дәвамында опрессовкалый һәм ремонтлый.
Кайнар су бирүне туктату графигы белән KZN.RU порталында (шул исәптән ТКХ комитеты сәхифәсендә), җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм «Ачык Казан» сайтында танышырга мөмкин. Белдерүләр шулай ук күпфатирлы йортларның подъездларында да эленәчәк.
«Эшләрнең үтәлешен контрольдә тоту максатыннан җылыту чорына әзерлек буенча штаб төзелде. Башкарма комитет карары нигезендә ул атна саен җыела, анда чараларны үтәү барышы турында фикер алышулар үткәрелә», – дип йомгак ясады спикер.
Диана Жиленкова