Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.12.2020, 13:38

Илсур Метшин: «Татар миллилеге модада булырга тиеш»

Казан Мэры шәһәрнең бер сувенир компаниясенең эше белән танышты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь, Алинә Бережная). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин бер сувенир компаниясенең эше белән танышты. Шәһәр башлыгы Бауман урамы, 22 адресы буенча урнашкан «Легенды» сувенир продукциясе кибетендә булды. Кибеттә халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләренең 16 меңгә якын атамасы тәкъдим ителгән. Товарларны Татарстанның һәм якын төбәкләрнең 200-дән артык остасы әзерли. Мэр туризм тармагы базарындагы вәзгыять белән кызыксынды һәм бизнесны саклап калырга ярдәм итә торган чаралар турында фикер алышты.

«Казан сувенир компаниясе» башкарма директоры Вячеслав Вдовин халык һәм сәнгать һөнәрләре һәм сувенир продукциясе базарында 19 елдан артык эшли. Үз бизнесын 90 нчы еллар башында Бауман урамында ачык һавада сәүдә итүдән башлый. «Абыем Сергей Вдовин татар авыллары буйлап бик күп йөрде, җирле халык белән аралашты, аларның үз куллары белән нинди матурлык эшләгәннәрен күрде. Әмма һөнәрчеләр акча эшли белмәгәннәр, иҗат белән күңел өчен шөгыльләнгәннәр. Ул берничә әйбер сатып алды, һәм без аларны Казанда сатарга булдык, - дип сөйләде Мэрга Вячеслав Вдовин. 19 ел эчендә бизнес 11 сувенир кибетенә кадәр үсте, иң зур кибет - Бауман урамында, аның мәйданы 182 кв.м тәшкил итә. Ул бинаны кибет дип атарга кыен - биш бүлмәдә, музей экспонатлары кебек, меңләгән төрле сувенирлар тәкъдим ителгән. Магнитлар, шкатулкалар, кашыклар, ювелир бизәнү әйберләре, картиналар, сумкалар - һәр эшләнмә кулдан эшләнгән. «Безнең кибеттә без кунакларны Татарстанның милли гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырабыз, безгә төбәгебезнең үз осталарына ни дәрәҗәдә бай булуын күрсәтү мөһим. Безгә хәтта экскурсиягә килгән кебек киләләр дә», - дип сөйләде Вячеслав Вдовин.

«Бүген заман белән бергә бару һәм дөнья тенденцияләренә таянып модельләр булдыру мөһим», - диде Илсур Метшин.
Фото: Марат Мугинов

Аның сүзләренчә, туристлар барыннан да бигрәк милли киемнәргә - түбәтәйләргә, татар орнаментлы читекләргә игътибар итә. Казан Мэры билгеләп үткәнчә, татар читекләре һәрвакыт популяр булган, бигрәк тә чит ил туристларында, әмма аларны әзерләүдә модалы тенденцияләрне исәпкә алырга мөмкин булыр иде. «Бүген заман белән бергә бару һәм дөнья тенденцияләренә таянып модельләр булдыру мөһим. Татар миллилеге модага керергә тиеш», - диде Илсур Метшин.

«Казан сувенир компаниясе» җитәкчесе ярдәмчесе Ольга Вдовина күп кенә осталарның бизнес өчен эшләмәве белән килеште. «Һөнәрчеләр, рәссамнар кебек, - иҗади кешеләр. Алар сатып алучылардан килгән сорауны һәрвакытта да ишетмиләр, күңелләре нәрсәгә ятса, шуны тудыралар, моның өстендә эшләргә кирәк», - дип аңлатты Ольга Вдовина һәм моның туристлык тармагы авыр вакытлар кичергән шартларда аеруча мөһим булуын ассызыклап үтте.

Вячеслав Вдовин Мэрга пандемия башыннан сатуларның 70%-ка кимүен, бизнесның быелның сентябреннән әз-мәз җанлана башлавын сөйләде. «Заманалар гади түгел, әмма без тырышабыз, бигрәк тә язның беренче айларында, кибетләр ябылган вакытта авыр булды, әмма һөнәрчеләр белән барлык элемтәләрне саклап кала алдык, һәм штатны тотып калдык», - дип сөйләде Вячеслав Вдовин.

«Татарстан һәрвакыт үзенең осталары, талантлары белән дан тотты - бу бабасыннан әтисенә, әтисеннән улына тапшырыла торган әйбер»

Илсур Метшин

Казан Мэры

Биредә үк кибеттә әвәләү, күн эшкәртү, беләзекләр үрү, йон белән рәсем ясау буенча дәресләр уза торган остаханә эшли. Мастер-классларны һөнәрчеләр үзләре үткәрә. Ләкин, Вячеслав Вдовин сүзләренчә, эре мастер-класслар өчен, мәсәлән, чүлмәк эшләнмәләре әзерләү буенча, әлеге бина кечкенә.

Илсур Метшин мастер-класслар үткәрү өчен бина сайларга кушты. «Казанның туристлар агымы белән бергә шәһәрнең туристлык тармагы да үсте. Бу сезнең кибетегездән күренеп тора. Татарстан һәрвакыт үзенең осталары, талантлары белән дан тотты - бу - бабасыннан әтисенә, әтисеннән улына тапшырыла торган әйбер. Кызганычка каршы, милли һөнәрләр белән шөгыльләнүчеләр аз. Без балаларның үз куллары белән нәрсәдер ясауларын, иҗатка омтылуларын телибез», - диде Илсур Метшин.

Шулай ук компаниянең эше белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов танышты.

Фоторепортаж
Казан Мэры шәһәрдәге бер сувенир кибетенең эше белән танышты
Видеорепортаж
03.12.2020 14:16
Казан Мэры шәһәрдәге бер сувенир кибетенең эше белән танышты
Барлык яңалыклар