Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.12.2025, 16:38

Илсур Метшин ТР Муниципаль берәмлекләр Советының XX юбилей съездында катнашты

Татарстан муниципалитетлары үсеш өстенлекләрен билгеләделәр һәм иң яхшы идарә тәҗрибәләре белән алмаштылар

Марат Мөгыйнов фотосы

Татарстан башкаласында республика муниципаль берәмлекләре Советының XX юбилей съезды узды, ул федераль, республика һәм муниципаль хакимият вәкилләрен берләштерде. Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, закон чыгару органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Федерация Советының конституцион законнар һәм дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Андрей Клишас катнашты. Съезд эшенә шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да кушылды.

Форумда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары, махсус хәрби операция ветераннары һәм «Батырлар. Татарстан геройлары» мәгариф программасы тыңлаучылары, шулай ук республиканың барлык 956 муниципаль берәмлеге делегатлары катнаша. Катнашучыларны видеоэлемтә форматында Дәүләт Думасының дәүләт корылышы һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников сәламләде.

Чараны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин үткәрде. Үзенең докладында ул билгеләп үткәнчә, быелгы съезд – 20 нче юбилей съезды. 2005 елның сентябрендә җирле хакимият органнарына сайлаулар узды, һәм муниципаль хакимият үз эшчәнлегенә кереште. Муниципаль реформага керешкәндә гамәлдә булган барлык авыл, шәһәр һәм район Советлары диярлек сакланып калган.

«Бүген Россиядәге иң күп муниципалитетлар саны бездә – 956. Җирле үзидарә системасында 15 меңнән артык депутат һәм муниципаль хезмәткәр эшли. Һәм иң мөһиме – бу еллар эчендә дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең бердәм эшендә уникаль тәҗрибә тупланды»,  – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул ассызыклаганча, съезд эшендә беренче тапкыр махсус хәрби операция депутатлары катнаша. «Җирле халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатлар корпусы составына махсус хәрби операциядә катнашучылар сайлануы бик мөһим. Аларның тәҗрибәсе һәм эшлекле сәләтләре хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә дә кирәк», – дип билгеләп үтте Ассоциация рәисе.

Әгъзам Гобәйдуллин ассызыклаганча, республиканың җирле хакимият органнары баштан ук куелган бурычларга ирешү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Даими рәвештә халык белән аралашалар, аларга беренче чиратта хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре, өйләренә кайткан махсус хәрби операция катнашучылары мөрәҗәгать итә. Район һәм авыл җирлекләре башлыклары гуманитар йөкләр оештыралар, проблемаларны урыннарда хәл итәләр. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары халкы үз чиратында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр өчен гуманитар ярдәм җыя, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, быел март аенда Дәүләт Думасы төбәкләрнең җирле үзидарә системасын сайлау хокукы турында канун кабул итте: бер дәрәҗәле системага күчү яки ике дәрәҗәле системаны саклап калу. Төбәкләрнең үзидарә моделен мөстәкыйль билгеләү хокукы турындагы инициативаны Татарстан тәкъдим итте. Шуның нәтиҗәсендә республика авыл һәм шәһәр җирлекләре составында муниципаль районнарның ике дәрәҗәле системасын саклап калды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген илдә зур үзгәрешләр бара, җирле үзидарәне камилләштерү буенча бурычлар гамәлгә ашырыла. «Соңыннан үкенергә туры килмәслек юлны сайларга кирәк. Бер дәрәҗәле система булырга мөмкин, ләкин билгеле бер шартларда. Бүген Татарстанда 40 тан артык республика программасының төп өлеше авыл территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Без барыбыз да көчле Россия өчен. Ләкин куәтле авыл төзелешеннән башка безнең ил ничек яшәячәк?» – диде республика Рәисе.

Елга йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов, моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, Татарстан икътисады, төп макроикътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итеп, үсүен дәвам итә, дип билгеләп үтте. Бәяләүләргә караганда, ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 5,6 триллион сум тәшкил итәчәк (102,5%), сәнәгать җитештерүе индексы  – 109% (төяп җибәрү күләме 6 трлн сумга якынлаша), төзелеш эшләре күләме – 1 триллион сумнан артык, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме – 7% ка үсеш белән 400 миллиард сумнан артык, төп капиталга инвестицияләр күләме  – 1,6 триллион сум. Татарстан инвестицион климат торышы илкүләм рейтингында лидерлар рәтенә керә (2 урын). Республика ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урында тора.

Татарстан Рәисе республикага ярдәм иткәннәре өчен ил Президенты Владимир Путинга һәм Михаил Мишустин җитәкчелегендәге РФ Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. «Тарихта без беркайчан да шулкадәр юллар төземәдек. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә мондый зур программалар беркайчан да булмады. Барлык авырлыкларга да карамастан, илдә бик зур үзгәрешләр бара», – дип ассызыклады ул.

2025 ел илебездә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы дип билгеләп үтелде. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында Җиңү юбилеена багышланган тантаналы чаралар узган. Яңа һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар ачылган.

«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар алгы планда тора. Алар арасында Ватаныбызны саклаучы, хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын күрүче, бердәм хәрби хезмәт һәм какшамас рухи көч күрсәтүче дистәләгән мең татарстанлы бар. Хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү бүгенге көндә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе булып тора. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, бигрәк тә һәлак булучыларның һәм хәбәрсез югалганнарның гаиләләренә, шулай ук озак дәваланучы сугышчыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен даими контрольдә тотарга кирәк. Беләм, бу мәсьәләләр сезнең көндәлек игътибарыгыз зонасында. Әлеге юнәлештә системалы эш өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте республика Рәисе съездда катнашучыларга.

Рөстәм Миңнеханов муниципаль бергәлеккә, битараф булмаган гражданнарга, волонтерларга, бизнес-бергәлеккә, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренә һәм җирле үзидарә депутатларына сугышчылар өчен гуманитар ярдәмне турыдан-туры махсус хәрби операция зонасына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә җиткерүдә актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренең илнең оборона мөмкинлекләрен ныгытуга керткән зур өлешләрен билгеләп үтте. Ул искә төшергәнчә, Ватанны саклаучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә тирән хөрмәт йөзеннән 2026 ел республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Муниципаль берәмлекләргә, республика органнары белән бергәлектә, алдагы ел тематикасындагы барлык бурычларны тормышка ашыруны тәэмин итәргә кирәк.

Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын социальләштерүне һәм эшкә урнаштыруны Татарстан Рәисе җирле үзидарә органнарының мөһим бурычы дип атады. Агымдагы елда муниципаль сайлаулар нәтиҗәләре буенча махсус хәрби операциянең 113 катнашучысы җирле үзидарә депутаты итеп сайланды, шулардан 15 кеше «Батырлар. Татарстан геройлары» кадрлар программасы катнашучысы булды.

Тугызынчы чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау киләсе елның төп иҗтимагый-сәяси вакыйгасы булачак. «Ил парламентында республиканың лаеклы вәкиллеген тәэмин итү – безнең уртак бурычыбыз. Сәяси конкуренция үсү белән деструктив көчләрнең сайлаучылар фикеренә йогынты ясау омтылышлары инде хәзер үк күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә кешеләр белән турыдан-туры элемтәне тәэмин итүнең, аңлату эшләрен уздыруның әһәмияте арта. Халык, гражданнарның җирле бергәлекләре белән диалогны алга таба да ныгыту, гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү, шул исәптән социаль челтәрләр һәм цифрлы элемтә платформалары аша, шулай ук халыкның аз тәэмин ителгән катламнарына һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү бүген муниципаль хакимиятнең игътибар үзәгендә булырга тиеш», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советының агымдагы съезды хисап-сайлау характерына ия. «Ассоциация җирле үзидарәне һәм муниципальара хезмәттәшлекне үстерү һәм камилләштерү, шулай ук хакимиятнең башкарма органнары белән багланышларны дәвам итәр дип ышанам», – дип җиткерде Татарстан Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге аерым казанышлар өчен дәүләт бүләкләре тапшырды.

Съездда катнашучылар бертавыштан Әгъзам Гобәйдуллинны «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе итеп сайладылар, шулай ук идарә органнарының яңа составын сайладылар.

Фоторепортаж
ТР Муниципаль берәмлекләре Советының XX юбилей съезды
Барлык яңалыклар