Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.11.2021, 10:44

Илсур Метшин: «Бөтенроссия халык санын алуда катнашкан һәркемгә рәхмәт»

Якынча нәтиҗәләр ел ахырына ясалачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь, Ксения Швецова). Кичә Бөтенроссия халык санын алу тәмамланды. Аның якынча нәтиҗәләре ел ахырына билгеле булачак. Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрлеләргә масштаблы проектта катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бөтенроссия халык санын алуда катнашучыларга рәхмәт. Халык санын алуны оештыручыларга һәм турыдан-туры халык санын алу белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бу бик зур хезмәт, бигрәк тә пандемия шартларында, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең күрсәтмәләрен үтәргә кирәк чорда. Бу эшнең нәтиҗәләре шәһәр, төбәк һәм федераль дәрәҗәләрдә кабул ителә торган карарларның нигезенә ятачак», – диде И.Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Узган халык санын алу нәтиҗәләре буенча, халык саны һәм структурасы буенча башка тасвирламалар белән бергә тулы картинаны күрергә мөмкин булачак, дип билгеләп үтте Икътисади үсеш комитеты рәисенең беренче урынбасары Гүзәл Минһаҗева.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу 15-нче октябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр барды. Татарстанда аңа 2,7 меңнән артык кеше җәлеп ителгән, аларның 2,3 меңе хисап участокларында исәпкә алучы, 386 контролер, 12 КФҮләрдә исәпкә алу функцияләре белән инструктор, 10 вәкаләтле вәкил. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, җанисәптә Казанның 1 млн 257 мең 671 кешесе катнашуы планлаштырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 15.11.2021
Барлык яңалыклар