Бүген Казан мэры Илсур Метшин Әмирхан Еники һәм Товарищеская урамнарында күчмә киңәшмә уздырды. Элегрәк халык бу урамнардагы юлларны һәм тротуарларны ремонтлауны сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булган. Хәзер анда 20 эшче һәм 14 берәмлек техника яңа юл өслеге сала, җәяүлеләр юлын киңәйтә, яңгыр суларын кабул итүче җайланмалар өсти һәм велосипедчылар өчен аерым юллар сала. Илсур Метшин эшләрнең барышын тикшерде.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Казанда республика, федераль һәм шәһәр программалары буенча 170 участокта юллар ремонтлана. Алар исәбенә, халык үтенече буенча, Калуга бистәсендәге Әмирхан Еники, Товарищеская һәм Центральная урамнарны кертәләр.
«Юлларның торышы — шәһәр халкының тормыш сыйфатының иң мөһим күрсәткечләренең берсе. Вахитов районында яшәүчеләрдән Әмирхан Еники, Товарищеская урамнарына кагылышлы мөрәҗәгатьләр алдык һәм аларны төзекләндерү планына керттек, эшли башладык. Без юл өслеген ремонтлыйбыз, аерым велосипед юллары, шулай ук ике яктан да яңартылган җәяүлеләр юлы булдырачакбыз», – диде шәһәр башлыгы. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Казан юллары сыйфаты буенча федераль программаның максатчан күрсәткеченә иреште, аларның 85% тан артыгын тәртипкә китерде.
Тулы программаның беренче этабы Әмирхан Еники һәм Товарищеская урамнары буенча юлларны һәм тротуарларны ремонтлау булды. Әмирхан Еники урамындагы 430 метр озынлыктагы участокта юл өслеге салалар һәм тротуарлар төзиләр. Ә якын тирәдәге урамда, 450 метр участокта, җәяүлеләр юлын һәм Товарищеская һәм Вишневский урамнарын тоташтыручы юлны төзекләндерәләр.
Объектта 20гә якын эшче һәм 14 берәмлек техника эшли. Иске асфальт түшәмәне сүтеп, яңасын салалар инде. Эшләр 57% ка башкарылган.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча шулай ук велосипедчылар өчен аерым юл барлыкка киләчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу микрорайонда берничә студентлар тулай торагы урнашкан.
Еники урамында мул явым-төшем вакытында юлларны су басу проблемасы да хәл ителәчәк. Күптән түгел урнаштырылган биш яңгыр сулары җайланмасына тагын өчәү өстәләчәк.
«Юлларны капиталь ремонтлау яңа су басуларны булдырмаска ярдәм итәчәк һәм велосипедчылар һәм җәяүлеләр хәрәкәтен аерачак. Бу эшләр җәяүлеләр өчен дә, автомобильчеләр өчен дә хәрәкәтне уңайлырак итәчәк», — дип билгеләп үтте Вахитов районы башлыгы Альберт Салихов.
Беренче этап буенча эшләрне 30 августка тәмамлау планлаштырыла.
Эшләрнең икенче этабы Калуга бистәсен Әмирхан Еники һәм Товарищеская урамнары белән тоташтырачак Центральная урамны ремонтлауны үз эченә ала. Анда Еники һәм Товарищеская урамнары тоташкан урында бистә яңа, уңайлы керү барлыкка киләчәк — автомобильчеләр Еники урамы буенча Вишневский урамы ягыннан барганда туп-туры Калуга бистәсенә керә алачак.
Бу юлларны ремонтлау «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда барлыгы 170 юл участогын ремонтлау планлаштырылган, эшләр 65% ка башкарылган. «Яшәү өчен инфраструктура» милли проекты буенча 12 кишәрлек ремонтланачак. Бүгенгә 7 участокта ремонт эшләре тәмамланган, ә 5сендә ремонт дәвам итә. Эшләр 85% ка үтәлгән. Башкарыла торган эшләр исемлегенә юлларның асфальт-бетон өслеген ремонтлау гына түгел, тротуарларны төзекләндерү, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге әйберләрен урнаштыру һәм яңарту да кертелгән. Бу юл билгеләрен, киртәләрне, ясалма юл тигезсезлекләрен һәм хәрәкәттә катнашучыларның барысына да – машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга уңайлыклар һәм куркынычсызлык тәэмин итә торган башка мөһим әйберләрне үз эченә ала.