В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Мэры шәһәр халкын Корбан гаете белән котлады.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Хөрмәтле казанлылар!
Сезне чын күңелемнән олуг Корбан гаете белән тәбрик итәм!
Әлеге күркәм бәйрәм хаҗ кылу – иманны ныгыту, рухи кыйммәтләрне үстерү өчен мөмкинлек биргән изге урыннарга сәфәр тәмамлануны гәүдәләндерә. Ул ислам традицияләренең, дөньяның башка диннәрендәге кебек үк, гаделлек, ихласлык, мәрхәмәтлек һәм, нинди диндә булуга карамастан, якыннарга хөрмәт күрсәтү кебек сыйфатларга нигезләнүен искәртә.
Республикабызда Корбан гаете һәрвакыт рухи күтәренкелек һәм җылы аралашулар мохитендә уза. Әлеге бәйрәмдә мөселманнар, Коръән кушканнарны олылап, мохтаҗларны аш-су белән сыйлый, туганнары һәм якыннары янына җыелыша. Шунысы куанычлы: буыннан-буынга күчеп килүче әлеге күркәм традицияләр күп кенә милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә. Халыклар дуслыгын һәм тынычлыгын саклау, мәдәниятара элемтәне үстерү – безнең уртак эшебез, уртак гражданлык бурычыбыз.
Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу белән илебез өчен истәлекле булган бу елда сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! Корбан бәйрәме сезгә көч һәм илһам өстәсен, һәр йортка өмет-шатлыклар бүләк итеп, изге гамәлләргә рухландырсын!
Корбан гаете мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.