Шәһәр башлыгы бу хакта «Диалоглар. Язгы очрашулар» конференциясендә хәбәр итте
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
«Республика рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт, ул безгә барлык башлангычларыбызда, шул исәптән тарихи үзәкне саклау эшендә ярдәм күрсәтә, яңа проектларыбызны хуплый. Кичә без Александр Цимайло һәм Николай Ляшенко белән җәмигъ мәчетен төзү турында сөйләшергә җыелдык. Ходай кушып, якын арада бу күркәм проектны гамәлгә ашыра башлаячакбыз», – диде Илсур Метшин.
Казан шәһәрендә яңа җәмигъ мәчете төзү турында карар Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлана. Башта мәчетне «Кырлай» балалар паркы урынында төзергә планлаштырганнар иде, ләкин геодезик тикшеренүләр җир асты суларының югары дәрәҗәсен күрсәткән – Казансу елгасының тарихи үзәне тулы канлы елгага әверелгән. Шуңа күрә мәчетне Бишбалта бистәсендә төзергә карар кылынды. Проектны Мәскәү архитекторлары Александр Цимайло белән Николай Ляшенко эшләгән. Алар күзаллавынча, мәчетнең төп бинасы куб формасында булып, аңа намаз залы белән ак гөмбәз интеграцияләнә.
Камилә Вилданова