Ел башыннан Казанда аерылышулар саны 24% ка кимегән
2024 елның биш ае нәтиҗәләре буенча ТР башкаласында аерылышулар санының 24% ка кимүе теркәлгән, ә никахлар саны 1,2% ка арткан. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә шәһәрдәге күп еллар бергә гомер итүче гаиләләрне котлаячаклар, 12 пар медаль белән бүләкләнәчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казанның ЗАГС идарәсе башлыгы Елена Студеникина хәбәр итте.
«Мөһим күрсәткеч — аерылышулар санының кимүе, — дип билгеләп үтте шәһәр мэры Илсур Метшин. — Чебиләрне көз көне саныйлар, әмма ел башына — бу өметләндерә һәм илһамландыра торган саннар. Алла боерса, бу ел да Казанда туачак сабыйлар саны үсүе һәм аерылышу санының кимүе белән үтсә иде».