Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.05.2024, 09:03

Илсур Метшин: «Бәхетле һәм тату гаилә – ул чын мәгънәсендә якын йөрәкләр берлеге»

Казан мэры шәһәр халкын Халыкара гаилә көне белән котлады

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

«Хөрмәтле казанлылар! Сезне Халыкара гаилә көне белән чын күңелдән котлыйм!

Әлеге көн һәрберебез өчен зур әһәмияткә ия, чөнки гаилә, туган нигез – әниләрнең кабатланмас назы, әтиләрнең гадел үгет-нәсыйхәте, эчкерсез мәхәббәт һәм йөрәк җылысы белән өретелгән тулы бер дөнья.

Бәхетле һәм тату гаилә – ул чын мәгънәсендә якын йөрәкләр берлеге, яңа тормышка башлангыч бирү, нәселне дәвам итү, гомумкешелек кыйммәтләренә хөрмәт белән карау. Анда без беренче адымнарыбызны ясыйбыз, шатлыкны танып беләбез, башкаларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә һәм тугрылыкка өйрәнәбез, нык терәк һәм таяныч табабыз.

Россия президенты тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 ел без ана сөте белән сеңдергән рухи байлыкларның мөһимлеген ассызыклый. Алар шәхси мәнфәгатьләрдән һәрвакыт өстен, аларның нигезен ата-бабаларыбызның зирәклеге, туган җирне ярату, Ватан һәм җәмгыять алдындагы җаваплылык хисе тәшкил итә.

Мин сезнең һәрберегезгә уртак киләчәгебезгә аңлы мөнәсәбәт күрсәтүегез, йөрәк белән генә тоеп була торган традицияләрне саклап, аларны яшь буынга кадерләп тапшыруыгыз өчен тирән хөрмәтемне белдерәм. Казан дип аталган уртак йортның зур гаилә әгъзалары булуыгыз өчен рәхмәт.

Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек һәм бәхет телим! Йортларыгызда балаларның шат авазы яңгырап торсын, ә туган нигез җылысы күңелләрегезне нурландырсын. Уңышлар сезгә һәм яхшы кәеф!» – диелә котлауда.

Барлык яңалыклар