Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.05.2020, 13:55

Илсур Метшин: «Үзизоляция режимы үз-үзеңне саклау режимына күчә»

Казанда битлекләрсез кибеткә йөрүче 238 кешегә һәм 60-тан артык җәмәгать транспортында йөрүчегә штраф салынды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май, Ксения Швецова). Татарстанда үзизоляция режимының яңа шартлары, шул исәптән кайбер йомшартулар кертелде. Күп кенә шәһәр предприятиеләре эшкә кайта. Шул ук вакытта шәһәр халкы өчен җәмәгать урыннарында шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри. Казанда битлекләр булмаган өчен бер атна эчендә генә дә административ җаваплылыкка 238 кеше һәм кибет хезмәткәрләре, 60-тан артык җәмәгать транспорты пассажиры җәлеп ителгән. Санитар нормаларның үтәлешен күзәтергә Казан Мэры Илсур Метшин инфекция таралуга каршы тору буенча штаб утырышында күрсәтмә бирде.

«Инде иртәгә үк шәһәр урамнарында күп кеше булачак, аларның иминлеген тәэмин итү мөһим»

Республикада үзизоляция режимын үзгәртү турында яңа карар чыкты, дип искәртте Мэр. Үзизоляция режимы дәвам итә, әмма кайбер йомшартулар кертелә. «Эшкә эре сәнәгать предприятиеләре, урта һәм кече бизнес кайта. Искәрмәләр буларак гомуми туклану предприятиеләре, спорт һәм күңел ачу оешмалары кала бирә, - дип аңлатты ул. - Бу чикләүләр вакытлы, алар без вәзгыятьне контрольдә тотуны дәвам итсен һәм вируска таралырга юл куймасын өчен кирәк».

Полиция хезмәткәрләре даими рәвештә берәмләп сату һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү буенча тикшерүләр үткәрә. Узган атнада Татарстан башкаласында тормышны тәэмин итү исемлегенә кертелмәгән биналарның эшләү фактлары ачыкланды - бу текстиль продукциясе, төзелеш материаллары, сату кибетләре, җәйге кафе һәм башкалар. 36 эшкуар административ җаваплылыкка тартылган, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы урынбасары - полиция башлыгы Валерий Саматошенков.

«Кибетләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә тикшерүләр уздырыла. Сатучыларга һәм килүчеләргә карата бер атна эчендә кибетләрдә шәхси саклану чараларыннан башка йөргән өчен 238 беркетмә төзелгән. Моннан тыш, җәмәгать транспорты пассажирларын саклык битлекләре һәм пропусклар булу-булмауга тикшерү буенча рейдлар үткәрелде. 60-тан артык кеше җаваплылыкка тартылды, - диде В.Саматошенков.

Мэр санитар нормаларның үтәлешен катгый күзәтеп торырга кушты. «Инде иртәгә үк шәһәр урамнарында күп кеше булачак. Безнең өчен Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре белән бергә аларның иминлеген тәэмин итү һәм битлекләр, перчаткалар йөртүләрен контрольдә тоту мөһим, - диде И.Метшин. - Сәүдә предприятиеләре, транспорт оешмалары милекчеләре моның өчен җавап бирергә тиеш».

Чикләү чараларын бозган өчен Казанда 6 меңнән артык административ беркетмә төзелгән

Полиция хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча профилактик чаралар үткәрүне дәвам итә. В.Саматошенков сүзләренчә, бер атна эчендә шәһәрдә хәрәкәт законлылыгына 120 мең граждан һәм 104 меңнән артык транспорт чарасы тикшерелгән. 301 транспорт чарасы юлдан кире борылган.

Шулай ук эш бирүчеләрдән алынган белешмәләрне һәм смс-пропускларны аларның дөреслеге предметына тикшерү дәвам итә.

«Без эшчәнлеге тыелган һәм гамәлдә булмаган оешмалар исеменнән, шулай ук яшәү шартларын тәэмин итү объектлары исемлегенә кертелмәгән фирмалардан белешмәләр бирү фактларын ачыклыйбыз, - дип хәбәр итте полиция башлыгы. - Ял көннәрендә шәхси максатларда белешмәләр куллану фактлары, билгеләнгән маршрутлардан тайпылу фактлары бар. Бер атна эчендә эш бирүчеләрдән алынган белешмәләрне куллануга бәйле барлыгы 52 хокук бозу ачыкланган. Моннан тыш, 1,5 мең сумга республика буенча ирекле хәрәкәт итү хокукы бирә торган ялган белешмә саткан оешма директоры тоткарланды. Хәзер җинаять эше ачу мәсьәләсе хәл ителә».

Саклану чараларын законсыз сату фактларын ачыклау буенча чаралар дәвам итә. Әйтик, 7-нче майда идарә хезмәткәрләре спиртлы сыеклыкны антисептик буларак сату очрагын ачыклаган. В.Саматошенков хәбәр иткәнчә, фирма җитәкчесе аны шәһәр территориясендә ике склад бинасында саклаган. Алынган продукциянең гомуми күләме 400 литр тәшкил иткән.

Гомумән алганда, узган атнада 2 меңнән артык административ беркетмә төзелгән, ә чикләү чаралары гамәлдә булган чорда барлыгы 6 меңнән артык беркетмә төзелгән, шуларның 3,5 меңе суд тарафыннан каралган.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче апрельдән республиканың 14 шәһәренә керү урыннарында чикләү чаралары үтәлешен контрольдә тоту буенча 80 урын оештырылган иде. ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары - полиция башлыгы Алексей Соколов сүзләренчә, 12-нче майда иртәнге 7-дән мондый урыннар үз эшен туктата. «Үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда 2 млн 300 меңнән артык кеше тикшерелде, үзизоляция режимын бозуның 5 меңгә якын очрагы ачыкланды, шул исәптән май бәйрәмнәренең беренче биш көнендә 4,5 мең хокук бозу очрагы булдырылмый калды. Хокук саклау органнары үз эшләрен шәһәрләр эчендә алып барачак», - дип хәбәр итте ул бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Фоторепортаж
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча штаб утырышы, 11.05.2020
Видеорепортаж
11.05.2020 12:55
Казанда санитар нормаларны бозучыларга карата 6 меңнән артык беркетмә төзелгән
Барлык яңалыклар