В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе карамагындагы барлык клублар тәкъдим ителгән яңа платформа эшли башлады
Денис Гордийко фотосы
Казанда яшүсмерләр клубының бердәм интернет порталы эшли башлады. podrostok.tatar буларак билгеле яңа платформа шәһәрдәге «Минем Казан» дип аталган мәгълүмати порталның бер өлеше булып тора һәм әлеге чыганак ярдәмендә башкала халкы тиз арада балалар һәм яшүсмерләр өчен кирәкле түгәрәкләрне, секцияләрне таба алачак. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков җиткерде.
«Яшүсмерләр өчен каралган клубларны төзекләндерү, яңарту, үзгәртү эшләреннән соң алар тагы да көчәеп китте – клублар күпсанлы яшүсмерләрне кабул итә ала, алай гына да түгел әлеге оешмаларда үсеш өчен әһәмиятле юнәлешләр артты. Цифрлы чишелешләр ярдәмендә башкала халкының кыска вакыт аралыгында аңлаешлы мәгълүмат алу мөмкинлеге булдырыла. Бүгенге көндә сәләтне ачуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дистәләгән юнәлешләр тәкъдим ителә. Шуңа күрә һәр ата-ана замана баласы һәм яшүсмер өчен мөһим булган шөгыльләрне таба алачак. Теләк белән бергә, безнең тарафтан игътибар булуы да мөһим. Ата-аналар һәм яшүсмерләр клубы җитәкчелеге белән яңа шәкертләр җәлеп итә алырбыз дип өметләнәбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Мэр билгеләп үткәнчә, яшүсмерләр өчен каралган клублар каникул вакытында да эшли. «Әлеге клубларда балалар вакытны бушка уздырмый, файдалы эш белән шөгыльләнә ала. Мөмкинлектән һичшиксез файдаланырга кирәк», - диде шәһәр башлыгы.
Сайтта «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесенең барлык клуб бергәлеге турында мәгълүмат тупланган. Кулланучылар шәһәрдәге аерым бер район, юнәлеш, аерым бер түгәрәк яки белгеч буенча дәресләр эзли ала. Моннан тыш, платформада оешмалар турында мәгълүмат, учреждениеләр белән элемтәгә керү чыганаклары, кире элемтә формасы һәм актуаль яңалыклар урнаштырылган.
Аерым бүлек булдыру тәкъдиме халык соравы белән бәйле. Очрашулар барышында ата-аналар тарафыннан клублар эше, аларда тәкъдим ителә торган юнәлешләр, балага туры килә торган шөгыльләр буенча мәгълүмат тупланган уңайлы чыганак булдыру кирәклеге яңгыраган. Яңа платформа мондый мәгълүматны ачык һәм аңлаешлы итәргә тиеш.
Һәр клуб өчен аның эшчәнлеге белән бәйле җентекле тасвирламасы язылган аерым сәхифә булдырылган. Казанлылар әлеге система ярдәмендә түгәрәкләр җәдвалы белән таныша, беренче дәрескә языла, шулай ук бюджеттан тыш хезмәтләр өчен онлайн түләү мөмкинлегеннән файдалана ала.
«Әлеге платформаны тулысынча бушлай эшләгән битараф булмаган хезмәттәшләребезгә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге яңа хезмәт яшүсмерләр, яшьләр һәм Казанның барлык халкы өчен цифрлы ярдәмче булыр һәм аның ярдәмендә һәр кеше клубларыбызда үзенең күңеленә хуш килгән шөгыль таба алыр дип өметләнәбез, - дип билгеләп үтте комитет рәисе Дмитрий Хвостиков. – Казан балалар белән бергә үсә. Безнең тарафтан булдырылган һәр яңа чишелеш – башкалабыздагы яшүсмерләрнең якты киләчәге өчен!»
Бүген Казанда шәһәрнең төрле районнарында урнашкан 70 яшүсмерләр клубы эшли. Аларга 20 меңнән артык бала һәм яшүсмер йөри. Клубларда иҗади, спорт, техник һәм белем бирү юнәлешендәге дәресләр, шулай ук яшь казанлылар өчен аралашу чаралары уза.